|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
Бәйрәм белән, кадерле әниләр!
29.11.2015
Бу дөньяның бөтен матурлыгын, гүзәллеген, чисталыгын, сафлык- аклыгын, эчкерсезлеген, сабырлыгын, түземлелеген, кече йөрәкләренә сыйдырган газиз әниләр. Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә исәнлек – саулык, күңел тынычлыгы телибез.
Җәннәт аналар аяк астында, диләр. Чыннан да, сезнең баскан һәр эзегездә энҗе бөртекләре кала, сөйләгән һәрбер сүзегез җаныбызга ак дулкын булып килеп керә, яшәргә көч бирә.
Безнең эшләгән эшләребез, кылган гамәлләребез сезгә шатлык, куаныч, бәхет кенә китерсен. Без һәрвакыт Сезгә бурычлы. Авырмыйча гел сөенеп яшәгез! Рәхмәт сезгә, әниләребез.
“Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы.
