События

Арча укучылары яшь геологларның XII Республика ачык кыр олимпиадасында катнаша 13.07.2026 Арча укучылары яшь геологларның XII Республика ачык кыр олимпиадасында катнаша
Арча шәһәрендәге 5 нче гимназия укучылары яшь геологларның XII Республика ачык кыр олимпиадасында көч сынаша.

Быелгы олимпиадага Татарстанның 36 командасыннан 303 мәктәп укучысы җыелды. Шулай ук чарада Башкортстан Республикасы һәм Киров өлкәсеннән килгән кунаклар да катнаша.

«Алгарыш» яшьләр үзәгендә «Казан җөе» остаханәсе узды 12.07.2026 «Алгарыш» яшьләр үзәгендә «Казан җөе» остаханәсе узды
«Алгарыш» яшьләр үзәгендә «Казан җөе» дип исемләнгән остаханә үткәрелде. Чара «Татар бизәкле күне 2.0» лабораториясе проекты кысаларында оештырылды.

Онытылып баручы милли уеннарын искә төшерделәр 08.07.2026 Онытылып баручы милли уеннарын искә төшерделәр
Яңа Кенәрдәге Җиһангирлар паркында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Яңа Кенәр балалар иҗат йорты коллективы зур бәйрәм чарасы оештырды.

Арча районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар башланды 06.07.2026 Арча районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар башланды
6 июльдә Арча районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан бәйрәм чаралары старт алды. Арча шәһәрендәге «Сабантуй» ресторанында район башлыгы исеменнән күпьеллык гаилә традицияләрен саклаучы парларны хөрмәтләү тантанасы үткәрелде.

Дуслар җыелган җирдә 04.07.2026 Дуслар җыелган җирдә
"ТатАрчаҖәй-Дуслык" белем бирү лагерын ачу тантанасы булды.
Арча педагогика көллияте базасында урнашкан әлеге лагерьга 2023 елда "нигез салынды".  Һәм менә алтынчы смена анда Россия төбәкләрендә яшәүче татар балалары ял итә.

«Казансу» манежында футзал буенча турнир узды 03.07.2026 «Казансу» манежында футзал буенча турнир узды
Чара футбол буенча тренер-укытучы Ренат Насыйбуллин җитәкчелегендә узды, ул балалар өчен уен һәм үсеш өчен шартлар тудыра алды. Бу хакта “Арча” спорт мәктәбе хәбәр итә.

«Музыкаль тукталыш» Өтнә авылында иҗат сөючеләрне бергә җыйды 02.07.2026 «Музыкаль тукталыш» Өтнә авылында иҗат сөючеләрне бергә җыйды
Арча район Мәдәният йортының агиткультбригадасы авыл халкы белән очрашуларын дәвам итә. «Музыкаль тукталыш» проекты кысаларында чираттагы концерт программасы бу юлы Өтнә авылында узды.

"Сөлгеле капка" дусларны җыя 01.07.2026 "Сөлгеле капка" дусларны җыя

"Хөрмәтле милләттәшләр, җыр-моң сөюче дусларыбыз! Барыгызны да "Сөлгеле капка" V нче ачык фольклор фестиваленә чакырабыз."

Бу хакта Арча мәдәнтят йорты МАХтагы төркемендә язган. Ташкичүдә үтә ул. Төрле районнардан, хәтта ерак төбәкләрдән дә киләләр. Җырлы-биюле матур бәйрәм.Төрле милләт вәкилләре арасында дуслык күпере салучы, борынгы гореф-гадәт, йолаларыбызны барларга һәм үстерергә ярдәм итүче фестиваль.

Арча районында авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырыш узды 29.06.2026 Арча районында авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырыш узды
Утырышта катнашучылар җирлеккә кергән авылларда социаль объектларда булдылар, аларның эшчәнлекләре белән таныштылар. Соңыннан утырышның пленар өлеше булды. Анда элек үткән утырышларда бирелгән йөкләмәләрнең үтәлеше һ.б. мәсьәләләр каралды. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов җирлек башлыклары алдына яңа бурычлар куйды

Аларны Казанда хөрмәтләделәр 26.06.2026 Аларны Казанда хөрмәтләделәр
Татарстан Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче халыклар гаиләләрен хөрмәтләде. Алар арасында күп балалы гаиләләр, хезмәттә зур казанышларга ирешкән кешеләр һәм озак еллар бергә гомер иткән парлар бар иде.

95 яшьлек Чөмә-Елгадан Фәрхетдин Галимов Ат көненә барырга җыена 25.06.2026 95 яшьлек Чөмә-Елгадан Фәрхетдин Галимов Ат көненә барырга җыена
Чөмә-Елга авылында яшәүче Фәрхетдин ага Галимовка 95 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрдәнова аны юбилее белән котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Алмаз Хисаметдиновның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Арча белгечләре республика бәйгесендә җиңү яулады 24.06.2026 Арча белгечләре республика бәйгесендә җиңү яулады
Бүген “Элита“ нәсел предприятиесе базасында мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының республика конкурсында Утар Аты авыл җирлеге белгече Гарәпшин Булат Марат улы икенче урынны алды.

Арчаның Өлкәннәр йортында тәрбияләнүчеләр «Казан арты» музеенда чыгыш ясады 23.06.2026 Арчаның Өлкәннәр йортында тәрбияләнүчеләр «Казан арты» музеенда чыгыш ясады
Арча шәһәренең өлкәннәр һәм картлар йортында тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр "Казан арты" музеенда Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чарада эчтәлекле чыгыш ясадылар. Бу мөһим вакыйга  тынычлык һәм ирек өчен көрәштә гомерләрен биргәннәрне искә алу максатында оештырылды.

“Сәләтле балачак – 2026”: Арча районында сәләтле укучыларны бүләкләделәр 22.06.2026 “Сәләтле балачак – 2026”: Арча районында сәләтле укучыларны бүләкләделәр
Арчада инде матур традициягә әйләнгән “Сәләтле балачак – 2026” олимпиада җиңүчеләре һәм призерларын тантаналы бүләкләү тантанасы узды. Быел район укучылары фән олимпиадаларында зур уңышларга иреште: 2025–2026 уку елында барлыгы 166 призлы урын яуланган, шул исәптән 16 укучы җиңүче, 150 укучы призер булган.

Бердәмлек көчендә – җиңүгә өлеш 21.06.2026 Бердәмлек көчендә – җиңүгә өлеш

Һәр кеше бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итәргә, җиңүне якынайтуга үз өлешен кертергә тырыша.

Кечкенә генә Югары Оры авылы халкы да бу изге эштән читтә калмый. Әле генә түгел, еллар дәвамында олысы, кечесе клубка җыйналып, кулыннан килгәннең барын да башкарырга тырыша.

Кай арада 50 ел үткән! 20.06.2026 Кай арада 50 ел үткән!
Кушлавычта яшәүче Әлфия һәм Габделфәт  Галимҗановларның өйләнкшкәненә 50 ел.Юбилейлары белән өйләренә барып котладылар.  Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәмәтгалиева район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды, юбилярларны матур итеп котлады.

Арчада яшәүче хезмәт ветераны Мөнип Носратов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте 19.06.2026 Арчада яшәүче хезмәт ветераны Мөнип Носратов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
17 июньдә Арча шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Мөнип ага Носратовка 90 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрданова аны юиблее белән котлап район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Арча табибы Бөтенроссия «Призвание» премиясе лауреаты булды 18.06.2026 Арча табибы Бөтенроссия «Призвание» премиясе лауреаты булды

Арча районы өчен сөенечле яңалык. Арча район үзәк хастаханәсенең беренчел кан тамырлары бүлеге мөдире Ринат Хәстиев Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Призвание» медицина премиясе лауреаты булды.

Әлеге дәрәҗәле бүләк быел инсульт белән авыручыларга ярдәм күрсәтүнең өч дәрәҗәле системасын гамәлгә кертүдә катнашкан неврологлар һәм реабилитологлар командасына бирелде. Белгечләр тарафыннан төзелгән система медицина җәмәгатьчелеге тарафыннан югары бәяләнә.

Казансу паркында иң нәни спортчылар көч сынашты 17.06.2026 Казансу паркында иң нәни спортчылар көч сынашты

3 яшькә кадәрге сабыйларның кайсыдыр шуышып, кайсыдыр мүкәләп, кайсыдыр йөгереп финишка ашыкты.

Казансу паркында сабыйлар һәм аларның әниләре өчен «Ползунки на перегонки» дип аталган күңелле спорт бәйрәме узды. Чара республика күләмендә гамәлгә ашырылучы «Татарстанда җәй» программасы кысаларында оештырылды. Бу хакта Укучылар Сарае хәбәр итә.

Иң оста машина йөртүче билгеле булды 14.06.2026 Иң оста машина йөртүче билгеле булды

Арчада район автомәктәпләре арасында  "Иң оста машина йөртүче" бәйгесе үтте.

Бәйгедә катнашучылар компьютер каршына утырып, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшырдылар. Машина йөртү осталыкларын автодромда күрсәттеләр.

Ярдәмгә мохтаҗларның өенә барып хезмәт күрсәтүче Рамилә Борһанова: «Миңа ул әбиләр әнием кебек якын» 08.06.2026 Ярдәмгә мохтаҗларның өенә барып хезмәт күрсәтүче Рамилә Борһанова: «Миңа ул әбиләр әнием кебек якын»
Район социаль яклау идарәсенең төрле бүлекләре бар. Шундыйларның берсе – мохтаҗларга өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге.

"Дуслар җыелган җирдә" - Арчалар! 27.04.2026 "Дуслар җыелган җирдә" - Арчалар!
26 апрель көнне ТНВ Планета каналында «Дуслар җыелган җирдә» тапшыруының чираттагы чыгарылышы эфирга чыкты. Бу юлы съемка төркеме Арча районында булып, төбәкнең бай тарихы, мәдәнияте, сәләтле кешеләре турында кызыклы сюжетлар әзерләгән.

Тукай яши безнең күңелләрдә 26.04.2026 Тукай яши безнең күңелләрдә
              Исеме һәм иҗаты белән татар әдәбияты тарихында, иң олы урын алган, әдәбият күгендә иң якты йолдыз булып янган Габдулла Тукай милләтебезнең горурлыгы булып тора. Сөекле шагыйребезнең тормышы һәм иҗаты белән балалар күп вакыт балалар бакчасында танышалар.

Яңа Кырлайда Габдулла Тукайның 140 еллык юбилей бәйрәме 25.04.2026 Яңа Кырлайда Габдулла Тукайның 140 еллык юбилей бәйрәме
Габдулла Тукайның тууына 140 еллыгына әзерлек күптән башланган иде инде. Туган авылы Кушлавычта, аның тормышында һәм иҗатында мөһим роль уйнаган Яңа Кырлайда күпләгән төзекләндерү эшләре алып барылды.

104 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Сафин вафат 25.04.2026 104 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Сафин вафат

Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Ветеран 1922 елның 31 мартында Арча районының Симетбаш авылында туган. 1941 елда фронтка киткән, һава-десант частена эләккән. Ивановода әзерлек узганнан соң аны Сталинградка җибәргәннәр. Һөҗүм вакытында аның полкындагы солдатларның 30ы гына исән калган, калганнарны әсирлеккә алганнар. Габдрахман Сафин озак айлар дәвамында тоткынлыкта булгаң.

Йолдызчыкларыбызның «Стильный город–2026» бәйгесендә искиткеч уңышлары 24.04.2026 Йолдызчыкларыбызның «Стильный город–2026» бәйгесендә искиткеч уңышлары
23 апрельдә Казан шәһәрендә яшь дизайнерларның Бөтенроссия «Стильный город–2026» бәйгесе узды. Анда «Хәят» этник костюм театрының сәләтле укучылары катнашты.

Арчада Габдулла Тукай шигырьләре яңгырады 23.04.2026 Арчада Габдулла Тукай шигырьләре яңгырады
Арчаның 5нче гимназиясендә “Тукай – шигъри чишмәбез” шигырь укучылар бәйгесе зур җаваплылык һәм әзерлек белән үтте. Бәйгедә өч төркем – укучылар һәм укытучылар катнашты. Барлык катнашучылар диплом һәм истәлекле бүләкләр алып, чараны “Туган тел” җыры белән тәмамлады.

“Апушның тылсымлы төшләре”: Арчада Тукай иҗаты яңача 22.04.2026 “Апушның тылсымлы төшләре”: Арчада Тукай иҗаты яңача

20 апрель көнне Арча районы мәдәният йорты сәхнәсендә «Апушның тылсымлы төшләре» премьерасы узды.

Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган, аның әсәрләренә нигезләнгән беренче библиоперфоманс (геройлар белән җанлы тамаша-спектакль) үзәк балалар китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде. Проект Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. 

Афәрин, арчалар! 22.04.2026 Афәрин, арчалар!

Арча мәнгать мәктәбе укытучысы Альбина Фатыйхова сөенече белән уртаклаша.

Казанда «Уникс» концертлар залында узган Гала-концертта  Арча сәнгать мэктэбе укучылары Назимуллин Самат, Шакиров Булат дуэты 2 нче урынга лаек булдылар.

Рәмзия Гарифуллина республика бәйгесендә уңышка иреште 21.04.2026 Рәмзия Гарифуллина республика бәйгесендә уңышка иреште
Ул «Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр конкурсында тәрбиячеләр өчен булган «Тукай тәрбиясе» номинациясендә өченче урын алды.

Ашытбаш мәктәбе укучысы Алия җиңүче! 20.04.2026 Ашытбаш мәктәбе укучысы Алия җиңүче!
13-16 апрель  көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиада узды. Анда Татарстаннан, Россиянең 30 субъектыннан һәм 5 чит илдән 500 кеше катнашты. Олимпиаданың тантаналы ачылышы 13 апрельдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булды. Халыкара олимпиадада Арча районыннан  9 укучы катнашты.

Арча педагогика көллиятендә 1960елны укырга кергән студентлар очрашуга килде 19.04.2026 Арча педагогика көллиятендә 1960елны укырга кергән студентлар очрашуга килде
«Әлифба» музее җитәкчесе Дамир Таҗиев очрашуны атаклы әлифбачылар Сәләй ага Вәгыйзов һәм аның тормыш иптәше Рәмзия Вәлитова укучылары белән оештырды. 29 мартта Рәмзия апаның туган көне. 1914 елда туган. 112 ел. Шул уңайдан тарихи, кызыклы искә алу булды.

Арчада космонавтика геройлары белән очрашу узды 16.04.2026 Арчада космонавтика геройлары белән очрашу узды

Казанда узучы Гагарин ункөнлеге кысаларында, 15 апрель көнне космонавтика өлкәсендә хезмәт куючы күренекле белгечләр Арча районында булды.

Россия Герое, космонавт Александр Калери, “Энергия” ракета-космик корпорациясенең баллистика бүлеге җитәкчесе Рафаил Мортазин һәм космонавт-инструктор Юрий Усачев укучылар һәм студентлар белән очрашты.

"Татар китабы-2026" бәйгесен оештыру уңаеннан Арча үзәк китапханәсендә очрашу узды 15.04.2026 "Татар китабы-2026" бәйгесен оештыру уңаеннан Арча үзәк китапханәсендә очрашу узды
Анда сәләтен сынап карау максатында каләм тибрәтеп караган, матур гына әсәрләр иҗат итәргә өлгергән, китаплары басылып чыккан иҗатчылар, китап сөючеләр, "Каурый каләм" иҗат берләшмәсе әгьзалары җыелды. Ә алар белән аралашырга Казаннан танылнан шәхесләр - татар китап нәшриятының генераль директоры Рөстәм Галиуллин, китап нәшриятының баш мөхәррир урынбасары Ләйсән Миннуллина, язучы Галимҗан Гыйльманов, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, тәрҗемәче Фатих бәй Котлу килгән иде.

Яңа Кенәрдә фәни-гамәли конференция узды 13.04.2026 Яңа Кенәрдә фәни-гамәли конференция узды
Конференциядә Арча, Теләче, Балтач, Биектау, Әтнә, Кукмара районнары, Казан укытучылары һәм укучылары катнаштылар һәм призлы урыннарга лаек булдылар.

Районда чисталык икеайлыгы башланды 09.04.2026 Районда чисталык икеайлыгы башланды

Республикада, шул исәптән районда да чисталык икеайлыгы башланды. 

Бу  уңайдан республиканың  табигатьне саклау ведомстволары һәм  райондагы чисталык өчен җавап бирүче оешмалар көчәйтелгән эш режимына күчерелде. 

Футболчылар чемпион 08.04.2026 Футболчылар чемпион
Буа шәһәрендә махсус һөнәри уку йортлары арасында футзал буенча финал ярышлары булды. Арча педагогия көллиятенең җыелма командасы барлык көндәшләрен дә, зур осталык күрсәтеп, җиңү яуладылар. 

Төрле буын вәкилләрен берләштергән әһәмиятле очрашу узды 07.04.2026 Төрле буын вәкилләрен берләштергән әһәмиятле очрашу узды
Арча педагогика көллиятендә төрле буын вәкилләрен берләштергән әһәмиятле очрашу узды. Студентлар балалар хәрәкәте ветераннары белән аралашып, тәрбия эшенең тарихи тәҗрибәсе һәм бүгенге кыйммәтләре турында фикер алышты.

Наласада яшәүче Флюра һәм Илдар Төхвәтуллиннарга быел 85әр яшь 06.04.2026 Наласада яшәүче Флюра һәм Илдар Төхвәтуллиннарга быел 85әр яшь
Алар икесе дә бер елгы, туган көн аралары да аз гына, берсе 12 гыйнварда, икенчесе 5 апрельдә дөньяга килгән

Казанбашта яшәүче Люция һәм Габделфәрт Шакирҗановлар алтмыш ел бергә 03.04.2026 Казанбашта яшәүче Люция һәм Габделфәрт Шакирҗановлар алтмыш ел бергә
Казанбашта яшәүче Люция һәм Габделфәрт Шакирҗановлар алтмыш ел бергә. Шушы көннәрдә бу пар бриллиант туйларын билгеләп үтте. 

Гомерләрен авылга багышлаганнарны зурладылар 02.04.2026 Гомерләрен авылга багышлаганнарны зурладылар
Урта Пошалым мәдәният йорты һәм китапханә  гомерләрен авылга, шунда хезмәт итүгә багышлаган авылдашлар белән очрашу оештырды. Авыл кешесе бит ул, кем генә булып эшләсә дә, үзара ярдәмләшеп яши. Кемдер басуларда иген иксә, икенчеләре фермаларда хезмәт куя. Башка тармакларда эшләүчеләр дә, колхозларның төп ярдәмчесе булды ул заманнарда, нинди генә эш булса да, каршы килми, ярдәм кулы суздылар.

Арчадан Розалия Кильметова «Татар табыны-2026» марафонында җиңү яулады 01.04.2026 Арчадан Розалия Кильметова «Татар табыны-2026» марафонында җиңү яулады

Арчадан Розалия Кильметова "Татар табыны-2026" марафонында җиңү яулады

- Марафонны аш-су остасы Резедә апа Хөсәенова оештырды, - диде Розалия ханым. - Без 11 февральдән 25 мартка кадәр катнаштык, татар ашлары пешердек.

Бөек шагыйрь туган якларда 31.03.2026 Бөек шагыйрь туган якларда

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырышның чираттагысы 23 мартта Утар-Аты авыл җирлегендә узды.

Әлеге җирлеккә 6 авыл керә, аларда 516 хуҗалык бар, 1091 кеше яши. Барысы 5 авыл хуҗалыгы оешмасы эшчәнлек алып бара.

Мәдәният хезмәткәрләренең үзләре өчен бәйрәм оештырылды 30.03.2026 Мәдәният хезмәткәрләренең үзләре өчен бәйрәм оештырылды
Арча район Мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы чара узды.

Якташыбыз Илфат Фәйзрахмановның юбилее 29.03.2026 Якташыбыз Илфат Фәйзрахмановның юбилее
65 яшьлек юбилеен каршылаучы Илфат Фәйзрахманов белән сөйләшеп утыру бәхетенә ирештем бит әле. «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире турында бер мәкалә язу күптәнге хыялым иде. Җәй көннәрендә үз туган нигезендә яшәсә, кышын шул ук Түбән Орыда яшәүче Зөфәр абыйсына кайтып йөри ул. Мин яшәгән Яңа Кенәрдән Түбән Оры 7 км гына. Быел Яңа Кенәрдә урам концертлары оештырыла. Шул концертларның берсенә килгән иде ул. Шунда сөйләшеп алдык. Бик ачык кеше ул Илфат. Аны тыңлап утыру күңелгә рәхәтлек бирә.

Арча балалар китапханәсендә Артем Лесенконың “Шүрәле турында әкият” китабын тәкъдир итү кичәсе узды 28.03.2026 Арча балалар китапханәсендә Артем Лесенконың “Шүрәле турында әкият” китабын тәкъдир итү кичәсе узды
Арчадан Артем һәм Дарья Лесенко уллары Александр һәм Михаил белән Габдулла Тукайның Шүрәле әкиятенең яңа вариантын язуы турында без инде хәбәр иткән идек. Күптән түгел аларның иҗат җимешенең халыкара “Безнең Андерсен” әдәби бәйгесенең финалына узуы турында да яздык. Җиңүчеләр 21–25 май көннәрендә Даниядә узачак бүләкләү тантанасында билгеле булачак.

Лесхоз мәктәбе укучысы “Абилимпикс” чемпионатында икенче урын алды 27.03.2026 Лесхоз мәктәбе укучысы “Абилимпикс” чемпионатында икенче урын алды
Якташыбыз, Лесхоз мәктәбе укучысы Руфина Герасимова “Абилимпикс” чемпионатының төбәк этабында “Ипи пешерү” юнәлеше буенча икенче урын алды.

Курса-Почмак авылы яшь сәхнә осталары – республика күләмендә танылды 26.03.2026 Курса-Почмак авылы яшь сәхнә осталары – республика күләмендә танылды

Курса-Почмак мәктәбе каршында эшләп килүче “Яшь иҗатчылар” түгәрәге укучылары республикакүләм театр фестивалендә уңышлы чыгыш ясап, лаеклы җиңүгә иреште.

Апаз мәктәбе укытучысы “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды 25.03.2026 Апаз мәктәбе укытучысы “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды
Апаз урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлзилә Фәхретдинова “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә “Эрудиция һәм иҗади фикер” номинациясендә җиңүче булды.

Зөһрә Мөхәммәтгалиева белән очрашу 24.03.2026 Зөһрә Мөхәммәтгалиева белән очрашу
Артистка театр түгәгенә йөрүче балаларга кызыклы дәресләр бирде. «Китап сәхнә: «Апушның тылсымлы төшләре» библиоперфомансы” проекты кысаларында нәфис сүз һәм актерлык осталыгы буенча мавыктыргыч дәрес үткәрелде.

Авыл халкы бик актив, ярдәмчел, юк, дия белми 23.03.2026 Авыл халкы бик актив, ярдәмчел, юк, дия белми
Урта Сәрдәдә кечерәк кенә клуб, әмма һәр көн гөр килеп тора. Андый очракта кечкенә, эче тулы төш кенә, диләр. Биредә дә нәкъ шулай.

Арчаның өлкәннәр йортында буыннар очрашуы 22.03.2026 Арчаның өлкәннәр йортында буыннар очрашуы
Җәмгыятьтә буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, өлкән кешеләргә игътибар һәм хөрмәт күрсәтү – социаль сәясәтнең мөһим юнәлешләренең берсе булып кала. Шушы максаттан чыгып, “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары чираттагы тапкыр Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына юл тотты.

«Хәзинә» фольклор коллективы җиңүче булды 21.03.2026 «Хәзинә» фольклор коллективы җиңүче булды
Марий Эл республикасының Татар мәдәнияте үзәге тарафыннан үткәрелүче V нче төбәкара "Рамазан" бәйге-акциясенең нәтиҗәләре билгеле булды. Арча мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Хәзинә» фольклор коллективы җиңүче.

Арчада Нәүрүз бәйрәме узачак 20.03.2026 Арчада Нәүрүз бәйрәме узачак
Иртәгә, 21 мартта Нәүрүз бәйрәме уңаеннан Арчда бәйрәм узачак. Милли традицияләрне саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән бәйрәм программасы концерт, спорт ярышлары һәм халык уеннарын берләштерә.

Арча шәһәрендә яңа башкарма комитет җитәкчесе билгеләнде 20.03.2026 Арча шәһәрендә яңа башкарма комитет җитәкчесе билгеләнде
Арча шәһәре Советында узган чираттагы утырышта кадрлар үзгәреше расланды: Рамиль Багаутдинов башкарма комитет җитәкчесе вазифасына кереште.

Яшь йолдызлар сәхнәдә: „Арча йолдызлары — 2026“ гала‑концерты узды 19.03.2026 Яшь йолдызлар сәхнәдә: „Арча йолдызлары — 2026“ гала‑концерты узды
Ел саен “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры алдыннан Арча балалар сәнгать мәктәбендә “Арча йолдызлары” район бәйге-фестивале үткәрелә.

Яңа Кенәрдән Илһам Хәбибуллин гуманитар ярдәм колоннасы белән МХО зонасына янына барып кайтты 18.03.2026 Яңа Кенәрдән Илһам Хәбибуллин гуманитар ярдәм колоннасы белән МХО зонасына янына барып кайтты
Яңа Кенәрдән Илһам Хәбибуллин гуманитар ярдәм колоннасы белән махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләр янына барып кайтты. Вакыйгалар бер-бер артлы булып тора. Әле яңа әнисе Кәүсәрия апаның 90 яшьлек юбилее булды. Кәүсәрия апа турында Яңа Кенәрдән безнең актив хәбәрчебез Габделбәр Сабиров бик матур мәкалә язды. Бүген без Илһамның үзен редакциягә кунакка чакырдык.

Фигуралы шуучыларыбыз җиңү яулады 17.03.2026 Фигуралы шуучыларыбыз җиңү яулады
14–15 мартта безнең тәрбияләнүчеләр фигуралы шуу буенча «Ледокол Кубогы» республика классификация ярышларында катнашты. Бу ярышлар яшь спортчылар өчен җаваплы һәм әһәмиятле сынау булды, - дип хәбәр итә үзенең Телеграм каналында "Арча Арена" спорт мәктәбе (фото да шуннан алынды)

Арча районыннан 100нче мунча: махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм дәвам итә 16.03.2026 Арча районыннан 100нче мунча: махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм дәвам итә
Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк озатылды. Бу юлы республикадан 250 тонна ярдәм юлга кузгалды, ә Арча районы волонтерлары үзләренең чираттагы өлешен кертте – районнан 100нче мунча җибәрелде.

Тукай мирасы яңгырый: Арча районында “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты дәвам итә 15.03.2026 Тукай мирасы яңгырый: Арча районында “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты дәвам итә
Габдулла Тукай тууына 140 ел тулу уңаеннан республикада башланган “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты кысаларында Арча районы китапханәләрендә очрашулар уза.

Марсель Шәрәповның яңа басылып чыккан  “Өч почмаклы бәхет” китабын тәкъдим итү кичәсе булды 14.03.2026 Марсель Шәрәповның яңа басылып чыккан “Өч почмаклы бәхет” китабын тәкъдим итү кичәсе булды
Арча үзәк китапханәсендә  язучы, шагыйрь, драматург, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, берничә китап авторы Марсель Шәрәповның яңа басылып чыккан  “Өч почмаклы бәхет” китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

Арча районында «олимпия десанты» кунакта булды 13.03.2026 Арча районында «олимпия десанты» кунакта булды

Арча районына Совет спорты легендалары — «олимпия десанты» кайтты.

Районга зур казанышлары белән танылган спортчылар килүе социаль яктан да әһәмиятле вакыйга булды.

Яңа Иябаштан Шәрәфетдин Шиһаповка 95 яшь! 12.03.2026 Яңа Иябаштан Шәрәфетдин Шиһаповка 95 яшь!
Котлыйбыз! Безнең белән элемтәгә Гөлгенә Шиһапова чыкты. Менә нинди киленнәр бар! Кайнатасы турында кайгыртучы. Гөлгенә ире Азат белән төп йортта әтиләре белән бергә яшиләр. Бүген алар юбилей белән мәшгуль.

Арчаның "Чал чәчле яшьләр" үзәгенә ветераннар җыелды 11.03.2026 Арчаның "Чал чәчле яшьләр" үзәгенә ветераннар җыелды
Арчаның "Чал чәчле яшьләр" үзәгенә ветераннар җыелды. Бу юлы алар 8 март уңаеннан үзләренә бәйрәм ясадылар. Яшь барган саен очрашып торырга кирәк. Бу сәламәтлек өчен бик файдалы.

Туризм рухы Арча җирендә: республика слеты актив яшьләрне берләштерде 10.03.2026 Туризм рухы Арча җирендә: республика слеты актив яшьләрне берләштерде
Республика туристлары Арча районында узган слетка җыелып, осталыкларын сынады, тәҗрибә уртаклашты һәм туган як тарихы турында белемнәрен күрсәтте.

Казанбаш мәктәбе бәйрәм ярминкәсеннән кергән акчаны МХО катнашучыларына ярдәмгә тапшырган 09.03.2026 Казанбаш мәктәбе бәйрәм ярминкәсеннән кергән акчаны МХО катнашучыларына ярдәмгә тапшырган

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Казанбаш мәктәбендә концерт һәм ярминкә белән зур бәйрәм оештырганнар.

Укучылар һәм педагоглар 8 Мартны билгеләп үтү генә түгел, ә ярминкәдән җыелган барлык акчаларны изге эшкә юнәлтергә карар кылган.

8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2026 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән!
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм. 

Арчада гаделлек кыйммәтләре турында сөйләштеләр 05.03.2026 Арчада гаделлек кыйммәтләре турында сөйләштеләр
“Алгарыш” яшьләр үзәгендә “Намус ришвәтчелеккә каршы” дигән очрашу узды. Әлеге чара төрле өлкә белгечләрен, җәмәгать эшлеклеләрен һәм яшьләрне бер мәйданга туплап, намуслылык һәм җаваплылык мәсьәләләрен киң җәмәгатьчелек белән фикер алышу мөмкинлеге тудырды. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ашытбаш»та семинар 03.03.2026 «Ашытбаш»та семинар
“Ашытбаш” ширкәтендә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында терлекчелеккә һәм язгы кыр эшләренә әзерлеккә багышланган семинар-киңәшмә булды.

Дүрт көрәшче Казанга котлау тантанасына барды 02.03.2026 Дүрт көрәшче Казанга котлау тантанасына барды

Казан циркы бинасына Татарстанның көчле спортчыларын җыйдылар. «Татарстанның спорт өметләре» дигән тантана будңы ул. 26нчы тапкыр үткәрелә. Республика спорт мәктәпләрендә шөгыльләнгән һәм Россия, Европа һәм дөнья ярышларында җиңгән һәм призлы урыннар алган 600 баланы котладылар. Тантанада безнең Арча районыннан дүрт көрәшче бүләкләнде. Алар: Ашытбаштан Аяз Фәйзрахманов тренеры Марат Сәлахов, Лесхоздан Газинур Шиһапов – тренеры Илүс Әскаров, Фәнис Фәсхетдинов – тренеры Илүс Әскаров, Наласадан Әнгам Мөхетдинов – тренеры Рәис Галиев

3 мартта Арча мәдәният йортына килегез 02.03.2026 3 мартта Арча мәдәният йортына килегез
3 мартта Арча мәдәният йортында зур концерт була. "Балкыш" республика фестиваленең зона этабы бездә үткәрелә. Арча районыннан тыш Әтнә, Теләче, Биектау, Балык Бистәсе районнары ветеран үзешчәннәре дә чыгыш ясаячак. Сәгать 10да башлана. Керү ирекле.

"Алгарыш" үзәгендә шахмат ярышы булды 01.03.2026 "Алгарыш" үзәгендә шахмат ярышы булды

Күңелле очрашулар. Шахматчылар гел очрашып тора. Бу юлы "Алгарыш" үзәгенә җыелдылар. Төрле яшьтәгеләр килде. Ярышлар бик матур барды.

Чираттагы гуманитар колонна махсус хәрби операция зонасына озатылды 27.02.2026 Чираттагы гуманитар колонна махсус хәрби операция зонасына озатылды
16 февральдә кичке якта Фаяз Әхмәдуллин һәм Әгъзәм Гайфуллин җитәкчелегендә ике зур машина юлга кузгалды.

Мәдәният йортында ифтар мәҗлесе үтте 25.02.2026 Мәдәният йортында ифтар мәҗлесе үтте
Кичә Ташкичү мәдәният йортында, изге Рамазан аен хөрмәтләп , ифтар мәҗлесе үткәрелде.

Рубин туйларын билгеләп үттеләр 24.02.2026 Рубин туйларын билгеләп үттеләр

Утар-Аты авыл җирлегеннән Гөлсинә һәм Айдар Исмәгыйлевлар рубин туйларын билгеләп үттеләр.

1986 елның 21 февралендә Утар-Аты авыл җирлегендә язылышкан бу пар. Кырык ел дәвамында матур тормыш юлы үтеп, балалар үстергәннәр. Хәзер оныклары сөендерә.

Авылыбызның ак яулыклы ак әбие 22.02.2026 Авылыбызның ак яулыклы ак әбие
21 февральдә Яңа Кишеттә гомер итүче Мәдинә апа Әхмәтгалиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Гадәттәгечә, өй тулы кунак – балалары, онык-оныкчыклары булачак. Без килгәндә дә янында кода-кодагые иде.

Сугыштан җиңү алып кайтучы әтиләребез исемлеген барлаганда... 19.02.2026 Сугыштан җиңү алып кайтучы әтиләребез исемлеген барлаганда...
Әтиләр исән чагында сугыш корбаннарын гына хөрмәт белән искә алып яшәдек. Ләкин аларны да бик соң – сугышлар бетеп 20 ел узгач – 1965 елларда гына искә ала башладылар. Шул елларда авылларда беренче истәлек такталары барлыкка килде

Мөрәледә чаңгы ярышлары узды 17.02.2026 Мөрәледә чаңгы ярышлары узды
Арча мөхтәсибәте беренчелегенә, Мөрәле авылы «Мәйдан» спорт-күңел ачу полигонында чаңгы ярышлары уздырылды.

Райондашлар «Җәлил укулары»нда: VIII Халыкара бәйге җиңүчеләре бүләкләнде 16.02.2026 Райондашлар «Җәлил укулары»нда: VIII Халыкара бәйге җиңүчеләре бүләкләнде
2025 елның 20 октябрендә старт бирелгән VIII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе җиңүчеләрен 15 февральдә бәйгенең гала-концертында бүләкләделәр. Җиңүчеләр арасында райондашларыбыз да бар. 

Арчада «Россия чаңгы юлы — 2026» узачак 14.02.2026 Арчада «Россия чаңгы юлы — 2026» узачак
14 февральдә Арчаның Үзәк стадионында зур спорт бәйрәме — «Россия чаңгы юлы — 2026» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы узачак. Быел ул кырык дүртенче тапкыр үткәрелә.

Арча үзешчәннәре Мари илендә 13.02.2026 Арча үзешчәннәре Мари илендә
Арча районы үзешчәннәре Мари Иле республикасы башкаласы Йошкар-Ола шәһәрендә булып кайтты. Алар шәһәрнең истәлекле урыннары белән танышты, музейларда булды.

Ташкичү авылы китапханәсендә  "Җиңү йөзләрдә һәм вакыйгаларда» дигән кичә узды 12.02.2026 Ташкичү авылы китапханәсендә "Җиңү йөзләрдә һәм вакыйгаларда» дигән кичә узды
15 нче февраль  әфганчылар һәм сугышчы интернационалистларны искә алу көне уңаеннан Ташкичү авылы китапханәсендә  "Җиңү йөзләрдә һәм вакыйгаларда» дигән кичә узды. 
Анда мәктәп коллективы, укучылар да катнашты. Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары чакырылган.

Безнекеләр «Таяну ноктасы» тапшыруында 11.02.2026 Безнекеләр «Таяну ноктасы» тапшыруында

Вагыйзов-Вәлитова укучылары  ТНВ каналында булып кайттылар. Алар "Таяну нокта"сы тапшыруында катнаштылар.

Тапшыруны 17 яки 19 февральдә карап булачак.

Чабышкы ат салам түбәдән сикереп чыгып, Сабантуе ярышына кушыла һәм финишка 1нче килә 10.02.2026 Чабышкы ат салам түбәдән сикереп чыгып, Сабантуе ярышына кушыла һәм финишка 1нче килә
Район сәнгать мәктәбендә “Без тарихта эзлебез” бәйгесе булды. Бәйгедә өч гаилә - Яңасаладан Гөлнара-Айдар Сафиннар, Казиле авылыннан Миләүшә-Айрат Халфиннар, Хәсәншәех авылыннан Гөлзилә–Әнис Фәхретдиновлар катнашты.

Тернәкләндерү үзәгендә кәрҗин үрергә өйрәнделәр 09.02.2026 Тернәкләндерү үзәгендә кәрҗин үрергә өйрәнделәр
Арчаның  "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм  яшьүсмеләр тернәкләндерү     үзәгендә шунда тәрбияләнүченең әнисе Айсылу Әхмәтова ата-аналар һәм олырак яшьтәге балалар өчен ротанг белән үрү буенча осталык классы үткәрде. Бу эш кул моторикасын үстерү өчен бик файдалы.

“Олимпка юл”: Арча районы укучылары олимпиадаларда җиңүләре белән сөендерүләрен дәвам итә 05.02.2026 “Олимпка юл”: Арча районы укучылары олимпиадаларда җиңүләре белән сөендерүләрен дәвам итә
Математика буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле булды. Әлеге интеллектуаль ярышта Арча районы мәктәпләре укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтеп, җиңүчеләр һәм призерлар исемлегенә керде.

Арчада “Ак халатлы фәрештәләр” фестивале узачак 04.02.2026 Арчада “Ак халатлы фәрештәләр” фестивале узачак

2026 елның 7 февралендә Арча үзәк район хастаханәсендә медицина һөнәрләренә багышланган “Ак халатлы фәрештәләр” фестивале кысаларында Ачык ишекләр көне узачак.

Чара 11 нче сыйныф укучылары өчен оештырыла һәм киләчәк һөнәрен медицина белән бәйләргә теләүчеләргә юнәлтелгән.

Сеҗе авылында еллык җыен: нәтиҗәләр һәм планнар 03.02.2026 Сеҗе авылында еллык җыен: нәтиҗәләр һәм планнар
Очрашуда Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин катнашты. Җыелыш барышында 2025 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм 2026 елга бурычлар билгеләнде. Җитәкчеләр һәм белгечләр башкарылган эшләр турында хисап тоттылар.

Балалар китап театры студиясы эшчәнлеген башлый 02.02.2026 Балалар китап театры студиясы эшчәнлеген башлый
Арча үзәк китапханәсендә яңа төрле эш башланып килә - балалар китап театры студиясы эшчәнлеген башлый. 
30 нчы гыйнвар көнне район балалар китапханәсендә "Китап - сәхнә: "Апушның тылсымлы төшләре" библиоперфомансы" проекты кысаларында, үз эшчәнлеген башлап килүче Балалар китап театры студиясына кастинг узды.

Кәче мәктәбе спорт залында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Кәче егете Руслан Галәкбәров истәлегенә көрәш ярышы узды 01.02.2026 Кәче мәктәбе спорт залында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Кәче егете Руслан Галәкбәров истәлегенә көрәш ярышы узды
Кәче мәктәбе спорт залында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Руслан Галәкбәров  истәлегенә 2014 нче елгы һәм яшьрәк балалар арасында узган ярышта  урыннар билгеләнде.

Бүген якташыбыз Айдар Фәйзрахмановның туган көне! 30.01.2026 Бүген якташыбыз Айдар Фәйзрахмановның туган көне!
Айдар Файзрахманов (Айдар Фәйзрахманов) 1955 нче елның 30 гыйнварендә Татарстан республикасының Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. Кечкенәдән җырчы булырга тели. Мәктәпне бетерүгә, Айдар Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетына укырга керә, 1976нчы елда аны уңышлы итеп тәмамлый. Соңыннан Казан Дәүләт кончерваториясенә кереп, аны 1981нче елда бетерә.

«Балкыш» фестиваленең сайлап алу этабы Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында узды 29.01.2026 «Балкыш» фестиваленең сайлап алу этабы Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында узды

«Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты» ДАССОда Россия халыкларының Россия Федерациясендә бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Балкыш» («Балкыш») ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның IX республика фестиваленең район этабының күчмә сайлап алу туры узды.

Бу иҗат бәйрәме интернатның талантлы кешеләрен җыйды, алар сәнгатьнең төрле жанрларында үз осталыкларын күрсәтте. 

Арча үзәк китапханәсендә китап укучылар конференциясе узды 28.01.2026 Арча үзәк китапханәсендә китап укучылар конференциясе узды
Арча үзәк китапханәсендә Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 125 ел уңаеннан китап укучылар конференциясе узды. Чара район мәгариф бүлеге белән берлектә оештырылды.

Апаз мәктәбе укучысы республика бәйгесендә уңышка иреште 27.01.2026 Апаз мәктәбе укучысы республика бәйгесендә уңышка иреште
Республика күләмендә уздырылган «Гыйлем» бәйгесе татар теле һәм әдәбиятына кызыксыну белдергән сәләтле укучыларны берләштерде. Бәйге нәтиҗәләре буенча республикада барлыгы өч призлы урын билгеләнде, шуларның берсе Арча районына туры килде.

Арчалар Казанда да җиңү яулый 26.01.2026 Арчалар Казанда да җиңү яулый
22-24нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә "Олимпиец" спорткомплексында 2008-2009нчы елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә татарча көрәш узды.

Арча районында “Музыкаль тукталыш” агиткультбригадасы эшен башлап җибәрде 23.01.2026 Арча районында “Музыкаль тукталыш” агиткультбригадасы эшен башлап җибәрде
Арча район Мәдәният йорты агиткультбригадасы мәдәният учаклары булмаган авылларда яшәүчеләр өчен махсус әзерләнгән “Музыкаль тукталыш” исемле концерт программасын тәкъдим итә башлады.

Арчаның хоккейчылары Казанда җиңү яулады 21.01.2026 Арчаның хоккейчылары Казанда җиңү яулады

Арчаның хоккейчылары (2016 елгылар) Казанда узган турнирда 1 урын алдылар.

Узган якшәмбедә Арчаның  2016 елгылардан төзелгән хоккей командасы Драфт Кидс Лига 3×3 турнирында катнашты. Ярышлар Казан шәһәрендә, Татнефть Аренаның төп боз аренасында узды.

Яңа Кенәрдә «Балкыш» фестивале узды 20.01.2026 Яңа Кенәрдә «Балкыш» фестивале узды
Арча районыда IX «Балкыш» үзешчән башкаручылар фестиваленең сайлап алу этабы башланды

«Балкыш» республика фестиваленең район этабы башланып китте. Ул быел тугызынчы тапкыр үткәрелә. Максаты  ветераннар арасында үзешчән башкаручыларны барлау,  аларны сәхнәгә чыгару.

Арча районы укучылары республика олимпиадаларында уңышлары белән шатландыруларын дәвам итә 19.01.2026 Арча районы укучылары республика олимпиадаларында уңышлары белән шатландыруларын дәвам итә

Мәктәп укучыларының төрле фәннәр буенча республика олимпиадалары старт алды, дип хәбәр итә район мәгариф идарәсе.

Арча районы укучылары арасында беренче призерлар бар. Инглиз теленнән «Олимпка юл» олимпиадасы призерлары

Арчада күптән көтелгән тарихи вакыйга - “Алгарыш“ яшьләр үзәген ачу тантанасы булды 18.01.2026 Арчада күптән көтелгән тарихи вакыйга - “Алгарыш“ яшьләр үзәген ачу тантанасы булды
Яңа ел алдыннан Арчада күптән көтелгән тарихи вакыйга - “Алгарыш“ яшьләр үзәген ачу тантанасы булды. Ачу тантанасында район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров, ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанда Беренчеләр хәрәкәте җитәкчесе Тимур Сөләйманов катнашты.


Новости 1 - 100 из 4155
Страницы: