События

Арчадан Вильдановлар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте 17.10.2026

Арчадан Вильдановлар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте

Арчада яшәүче Фирдәүсә һәм Әнәс Вильдановлар 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Алар 1966 елның 17 октябрендә, Фирдәүсә ханымның туган көнендә, никахларын рәсмиләштергән булган. Шуннан бирле бу көн гаилә өчен икеләтә бәйрәмгә әйләнгән.

ЗАГС бүлегендә бриллиант юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Чарада Вильдановлар хөрмәтенә җылы котлау сүзләре яңгырады, алар бүлекнең "Дан" китабына имзаларын куйдылар, символик медальләр алмаштылар һәм яшьлекләрен искә төшереп, вальс әйләнделәр.

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов исеменнән юбилярларны районның Ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина котлады, истәлек бүләге тапшырды.

Фирдәүсә һәм Әнәс Вильдановлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген оныклары һәм оныкчыкларының уңышларына сөенеп яшиләр.


Чыганак: Арча ЗАГС бүлеге

Гөлсинә Зәкиева

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sin-minem-baxetem-arcadan-vildanovlar-gailase-brilliant-t...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение