|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
12.07.2026
«Алгарыш» яшьләр үзәгендә «Казан җөе» остаханәсе узды
«Алгарыш» яшьләр үзәгендә «Казан җөе» дип исемләнгән остаханә үткәрелде. Чара «Татар бизәкле күне 2.0» лабораториясе проекты кысаларында оештырылды.
Остаханәдә катнашучылар татар халкының борынгы күн эшкәртү сәнгате белән якыннан танышты, «Казан җөе» техникасының үзенчәлекләрен үзләштерде һәм күннән беренче иҗади эшләрен башкарды.
Чара иҗат, илһам һәм җылы аралашу мохите белән үрелеп барды. Катнашучылар милли һөнәрчелек серләренә төшенеп кенә калмыйча, үз куллары белән уникаль эшләнмәләр дә ясады.
Чыганак: район матбугат хезмәте
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/algarys-iaslar-uzagenda-kazan-oe-ostaxanase-uzdy
