|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
12.09.2026
Арча районы ветераннары чираттагы гуманитар ярдәмне туплауга кушылды
Алар махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм күрсәтүдән бер вакытта да читтә калмый. Елның ел дәвамында эшкә барган кебек йөри алар. Чәйләр, яшелчәләр киптерәләр, маскировка өчен челтәрләр үрәләр, токмач кисәләр, кәбестә тозлыйлар һәм башкалар.
Шушы көннәрдә чираттагы гуманитар йөк махсус хәрби операция зонасына юл алачак. Моңа әзерлекне дә ветераннарыбыз алдан ук башлады. Беренчеләрдән булып эшкә кереште алар.
– Без җәй буе җиләк-җимешләр, алмалар, дүләнәләр (боярышник) киптердек. Шуларны капларга салып, махсус хәрби операция зонасына баручы ике кешегә бирдек. Язу өчен кәгазь кирәк дигәч, аны алдык. Урын-җир кирәк-яраклары, оекбашлар җыйдык. Әле дә дәвам итәбез. Алмалар җибәрәсе килә. Анда алып барып җиткерә алырлар, дип уйлыйбыз, – диде район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина. – Табиб-гинеколог Гөлсинә Исламова бик күп алма бирә. 15 төп алмагачы бар икән. Кипкән җимешләр, чәйләр, алмалар салып, һәр кешегә аерым каплар әзерләдек.
Алда көз. Аннан кышка да ерак калмый. Көннәр суыта. Авырмасыннар, дип, сарымсакка кадәр киптергән ветераннар. Укроп та әзерләгәннәр, токмач та кискәннәр.
– Бу юлы да арчалар бик актив булды. Авыллардан Мәтәскә, Пошалым, Үрнәк, Чөмә Елга халкы кушылды. Киптерелгән әйберләр дә алып килделәр, акчалата да ярдәм иттеләр. Аларның акчаларына оекбашлар, салфеткалар алып җибәрәбез, юлга бирәбез, – диде Рәмзия Шәриповна.
Ветераннар әнә шулай кирәкле әйберләр җыеп, аларны алгы сызыктагы хәрбиләргә озату өчен бөтен көчләрен бирә. Мондый игелекле гамәл – илебезне яклаучы егетләргә рухи һәм матди ярдәм күрсәтүнең мөһим бер өлеше икәнен алар бик яхшы аңлый.
Гөлсинә Зәкиева
