|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
26.07.2026
Тарихи очрашу: «26» авылы кешеләре кабат берләште
Бөек Ватан сугышына кадәр Сеҗе авылыннан – 8, Яңа Ключище авылыннан 4 километр ераклыкта булган 26нчы кварталда Красный Восток дигән авыл төзелә.
Анда яшәргә килүчеләргә күп өстенлекләр бирелә, кибетләре бай була. Әлеге авылда яшәүчеләр урман кисә, агач материаллары әзерли, аларны Шәмәрдән станциясенә ташый.
Тора-бара авылда яшәүчеләргә эш бетә, халык Арча, Балтач, Саба районнарына тарала. Халык телендә «26» дип аталган авылдан соңгы гаилә 1975 елда күчеп китә. Арчада КСМ – төзү материаллары комбинаты оеша, аның беренче эшчеләре – шул «26» авылыныкылар.
22 ел элек шушы авыл кешеләре авыл урынына җыелып, очрашу үткәрәләр. Әлеге традиция дәвам итә. 25 июльдә (һәр елның соңгы шимбәсендә) шундый очрашу булды.
«55 кеше килгән иде, – ди Арча шәһәрендә яшәүче Альберт Князев. – Өч гаилә ел саен Ташкенттан ук кайта»
Ильяс ФәттаховТулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tarixi-ocrasu-26-avyly-keselare-kabat-berlaste
