|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
04.07.2026
Дуслар җыелган җирдә
"ТатАрчаҖәй-Дуслык" белем бирү лагерын ачу тантанасы булды.Арча педагогика көллияте базасында урнашкан әлеге лагерьга 2023 елда "нигез салынды". Һәм менә алтынчы смена анда Россия төбәкләрендә яшәүче татар балалары ял итә.
Быел биредә Россиянең 22 төбәгеннән (Әстерхан, Волгоград, Киров, Мәскәү, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Самара, Сарытау, Свердловск, Томск, Төмән, Чиләбе өлкәләре; Красноярск, Пермь һәм Ставрополь крайлары; Башкортстан, Марий-Эл, Удмуртия һәм Татарстан районнарыннан) килгән 176 мәктәп укучысы ял итә.
Тантана башланыр алдыннан 2023 елдан "ТатАрчаҖәй" лагерын җитәкләүче педагогика көллиятенең музыка укытучысы Алина Мөхәммәтгалиева белән аралашып алдык.
- Ел саен лагерьның географиясе киңәя бара. Оешкан елыннан килүчеләр бар. Көтеп торалар, яңа дуслар табалар, элеккеге дуслары белән аралашалар. Татар теле, сөйләм практикасын дәвам итәбез. Көннең беренче яртысында уку-укыту остаханәләре эшләсә, осталык класслары оештырылса, икенче яртысында күңел ачу чаралары - спорт ярышлары, эстрада йолдызлары, танылган шәхесләр, татар блогерлары белән кызыклы очрашулар үтә, - диде ул. - Татар мохитендә үсмәгән, татар телен аңламаган балалар да бар. 18 көн эчендә ким дигәндә илле сүз өйрәнеп китсәләр дә, бу зур нәтиҗә.
- Алина Фердинантовна, биредә нинди балалар җыелды? Теләге булган һәркем килә алдымы?
- Балалар конкурс нигезендә сайланып алына. Татар теле, әдәбияты буенча олимпиада җиңүчеләре, шулай ук иң актив, сәләтле балалар килә лагерьга. АныТатарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра, без тормышка ашырабыз. Гөлнара Гарипова кебек җитәкчеләр, ярдәм итәргә әзер торган хезмәттәшләрем, 18 көн дәвамында балалар белән бергә янып яшәгән әйдаманнар, көллиятебезнең иң актив, махсус әйдаманнар мәктәбе курслары үткән студентларыбыз барында, эшләргә була.
- Яшәү урыннары кайда?
- Бөтен чаралар, осталык класслары көллият бинасында уза. Ә яшәү тулай торакта. Анда бөтен шартлар тудырылган. Биш тапкыр туклану каралган. Анна Теплова балаларны тәмле ризыклар белән сыйлый. Шәфкать туташы Анна Трефилова белән ял итүчеләр дустанә аралаша. Ул психолог кебек, һәрберсенең күңеленә юл таба. Арча үзәк хастаханәсе белән тыгыз элемтәдә, ярдәмнәрен тоеп торабыз.
- Осталык класслары үтәчәк, дидегез. Нәрсәгә күбрәк басым ясалачак?
- Татар мәдәнияты, татар сәнгатенә, татар дөньясына. һөнәр сайлау буенча, компьютер, рәсем дәресләре үткәрелә. Узебезнең көллият укытучылары белән берлектә эш алып барыла. Быелны аланыбызда "Нур" студиясенең "Тележурналистика һәм режиссура" берләшмәсе җитәкчесе Зөлфирә Зарипова мавыктыргыч остаханәләрендә балаларыбызга сценарий язу һәм видеоконтент булдыру серләренә өйрәтә. Балалар үзләрен чын иҗатчылар итеп хис итә. Татарча чәй әзерләү, татарның милли ризыкларын пешерү, милли бизәкләр белән алкалар ясау, кечкенә түбәтәйләр чигү серләренә төшенәләр. Соңыннан татар егете һәм татар кызын билгеләячәкбез. Лагерь ике агым булачак. Без аларны да кабул итәргә әзер.
Лагерьны ачу тантанасында татар әдәбияты, теле өстенлек итте. Ял итәргә килүчеләрнең активлыклары, сәләтләре шунда ук ачылды. Татар телендә җырлыйлар, татарча бииләр, Тукай әсәрләрен сөйлиләр. Сокланып карап тордык.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе, куратор Гөлия Мусина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрданова, педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова балаларга матур яллар, яңа танышулар һәм җәйне файдалы итеп уздыруларын теләде.
Гөлсинә Зәкиева
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/duslar-yelgan-irda
