События

Арча районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар башланды 06.07.2026

Арча районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар башланды

6 июльдә Арча районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан бәйрәм чаралары старт алды. Арча шәһәрендәге «Сабантуй» ресторанында район башлыгы исеменнән күпьеллык гаилә традицияләрен саклаучы парларны хөрмәтләү тантанасы үткәрелде.

Арча районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар башланды. Бәйрәм кысаларында Арча шәһәрендәге «Сабантуй» ресторанында Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм аның тормыш иптәше Гөлфия ханым исеменнән ел саен үткәрелә торган тантаналы кабул итү булды.

Чарага озак еллар бергә гомер кичергән гаилә парлары, күпбалалы әти-әниләр, хезмәт династияләре вәкилләре, шулай ук авыл җирлекләрендә хөрмәт казанган гаиләләр чакырылды.

Тантанада район башлыгы бәйрәм белән котлап, гаиләнең җәмгыятьтәге әһәмиятен билгеләп үтте.

«Сезне якты гаилә бәйрәме – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән ихластан котлыйм. Ныклы гаилә, кадерле кешеләр кешене чын мәгънәсендә бәхетле итә. Сезнең һәркайсыгыз безнең өчен үрнәк булып тора», – диде Алмаз Хисаметдинов.

Тантанада Мәхсүт  һәм Кифая Ахуновларга, шулай ук Николай һәм Сазидә Бламыковларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен»  медале тапшырылды.

Чара барышында юбиляр гаиләләрнең тормыш юлы, хезмәттәге казанышлары һәм гаилә кыйммәтләрен яшь буынга тапшыру традицияләре турында сөйләнде. Аларның һәркайсы туган як үсешенә үз өлешен керткән, хезмәтләре белән хөрмәт казанган кешеләр.

Бәйрәмнең концерт программасын Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова гаиләсе тәкъдим итте. Алар башкарган җырлар бәйрәм кунакларына күтәренке кәеф бүләк итте. Тамашачылар артистларга кушылып җырлады, биеде.

Арча районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар дәвам итәчәк. Бәйрәм программасы гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, озын гомерле гаилә традицияләрен саклауга һәм үрнәк гаиләләрне хөрмәтләүгә юнәлдерелгән.


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-raionynda-gaila-maxabbat-ham-tugrylyk-konena-bagysla...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение