|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
10.09.2026
Арча районыннан фронтка чираттагы гуманитар ярдәм озатылды
Арча районы халкы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Бүген районнан хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм колоннасы юлга чыкты.Шәһәребезнең Җиңү паркында ай дәвамында Арча районы халкы тарафыннан тупланган гуманитар ярдәмне озату чарасы узды. Биредә Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, оешма җитәкчеләре, волонтерлар, мәгариф, мәдәният идарәсе хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм битараф булган барлык район халкы катнашты.
Бу юлы хәрбиләргә җиде машина, бер мотоцикл һәм өч тоннадан артык гуманитар ярдәм озатылды.
Гуманитар ярдәмне җыю һәркем үз мөмкинлегеннән чыгып өлеш кертергә тырыша. Әлеге изге эшкә кушылган барлык кешеләргә, шулай ук гуманитар йөкне адресатларга илтүне үз өстенә алган ир-егетләргә рәхмәт сүзләре җиткерелде.
«Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә районыбыздан ай саен гуманитар ярдәм җибәрелә. Районыбызда әлеге вәзгыять белән яшәмәгән кеше юктыр. Кечкенә баладан олы әби-бабайларга кадәр кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Бүгенге ярдәмне туплауда үз өлешен керткән һәркемгә олы рәхмәтемне җиткерәм. Егетләребезнең тизрәк туган якларына әйләнеп кайтуларын телим», – диде Алмаз Хисаметдинов
«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән сүзләр бүген район халкының бердәмлеген һәм якташларга булган теләктәшлеген чагылдыра. Һәр гуманитар ярдәм җибәрү - фронттагы егетләргә рухи терәк һәм туган як белән бәйләнешне ныгыта торган мөһим адым.
Видео
https://rutube.ru/video/7a0a044a05b01ba3c62262feb927b934/?r=plemwd
Гөлнур Миннебаева
