|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
06.09.2026
Туган җирдәге чишмә — табигатьнең бүләге
Арабызда авыл өчен, аның халкы һәм киләчәге өчен җан атып яшәүче райондашларыбыз аз түгел. Кемдер туган авылында калып үз эшен башлый, кемдер авылы турында китап яза, икенчеләр юлларны төзекләндерә... Бүгенге язма герое - туган авылында чишмә булдыручы.
Югары Мәтәскә авылында гомер итүче Фәргать Әхмәтов – үзе балачакта уйнап үскән су буендагы чишмәне тергезүче райондашыбыз. Бер караганда, гади генә чишмә кебек. Әмма аның артында кешенең тырышлыгы, туган якка мәхәббәте һәм файдалы эш башкару теләге ята.
Фәргать Әхмәтов – 1955 елда Югары Мәтәскә авылында туа, шунда тормыш кора һәм бар гомерен авылына багышлый. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда хезмәт куя. Ялга чыккач та, кул кушырып утыра белмәгәнлектән, башта Арчаның 6нчы мәктәбенә, аннан соң район мәгариф бүлегенә техник хезмәткәр булып эшкә урнаша. Кулыннан эш килгәнлектән, бүген дә хезмәттә ул. «Тик утыра белмим, һәрвакыт хәрәкәттә булырга яратам», – ди ул.
Тормыш иптәше белән бер малай, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген тугыз оныкка яраткан әби белән бабай булып гомер итәләр. Улы гаиләсе белән бергә яшиләр, алты оныклары үз яннарында. Ике кызлары да тормышта, Казанда гомер итәләр.
Югары Мәтәскә авылында ике чишмә бар. Берсе авыл уртасында булса, Фәргать Әхмәтов булдырганы табигать кочагында, елга ярында урнашкан. Әлеге чишмәнең тарихы эллеккеге колхоз чорына ук барып тоташа. Чишмә чыккан урында колхоз болыны булган, шуннан су алып чәй куйганнан, ашлар пешергәннәр. Тик ул чордагы чишмә күмелгән һәм караучысыз калгач, суы чыкмый башлаган.
Моннан биш-алты ел элек Фәргать Әхмәтов су чыккан урынны эзләп таба, суны җир астыннан юл салып, икенче ярга торба аша чыгара һәм шлангтан ага торган итеп ясый.
Чишмәнең кырыйлары кирпеч белән ныгытылган, өсте һәм ян-яклары калай белән капланган. Шулай итеп, су алырга килүчеләр өчен уңайлы урын барлыкка килгән. Фәргать Әхмәтов әйтүенчә, чишмә суының сыйфатында да шик юк, ул белгечләр тарафыннан тикшерелгән. Нәтиҗәләр сөендерерлек: су иң яхшы күрсәткечләргә ия.«Үзем генә түгел, бу эштә миңа булышучылар булды. Торбаны сузуда бер иптәшем ярдәмгә килде. Калай кырыйларын Даниял Шакирович эшләде. Рәхмәт аларга. Бүген чишмәне гел карап, тәртиптә тотам. Су чыккан урынны елга берничә тапкыр чистартып торам. Торбаларга ком тыгылмасын өчен чистартырга кирәк», – диде ул.
Хәзер чишмәгә су алырга төрле яклардан кешеләр килә. Суын татып караучылар да аның сыйфатын, тәмен мактап китә. Димәк, Фәргать абыйның тырышлыгы бушка китмәгән — ул авылга һәм аның тирә-якларына кирәкле тагын бер матур урын булдырган.
Чишмәгә илткән юл
Тик бер мәсьәлә Фәргать Әхмәтовны һаман борчып тора. Чишмәгә алып килүче юлның торышы яхшы түгел.
Фәргать Әхмәтовның теләге – әнә шул юлны тәртипкә китерү. Чишмәгә күбрәк кеше килүен, бушка агып торган судан күбрәк кешенең файдалануын тели ул. Әлеге эшне башкаруга битараф булмаучы райондашларның барлыгына ышана. Авыл советы җитәкчесе Фәнил Лотфуллин белән дә бу турыда сөйләшү булган аларның. «Булыр, эшләрбез!» – дигән җитәкче.«Җәен, һава торышы яхшы булганда, килү авыр түгел. Тик яңгырлар башланып, һава торышы бозылган вакытларда үрдән су агып, юл кырыйлары ярыла, машина белән кереп булмый», – ди ул.
Туган җирдәге һәр чишмә — табигатьнең бүләге. Ә аны кадерләп, халык файдалана алырлык итеп тәртипкә китерү — кешеләрнең үз кулында. Югары Мәтәскәдәге бу чишмә дә үзенең саф суы белән генә түгел, ә бер кешенең туган якка булган җылы мөнәсәбәте белән дә кадерле.
Гөлнур Миннебаева
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/priprp
