|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
07.01.2017
Сөрде авылы китапханәсенә яшь рәссамнар җыелды
6 нчы гыйнвар көнне Сөрде авылы китапханәсендә, китапханә каршында эшләп килүче «Яшь рәссамнар» клубы җыены булды. Максатым рәсем сәнгате белән кызыксынучы балаларны барлау иде. Бүгенге җыеныбызның исемен «Рәсемнәрдә күңел җылысы» дип атадым, чөнки иҗатка гашыйк бала, үзенең рәсеменә бөтен күңел җылысын биреп ясый. Шулай ук без бергәләп әниләренә бүләккә яңа ел открыткалары да ясадык. Әйдәгез аларның эшен сезгә дә тәкъдим итик.Арча Хәбәрләре
