|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
17.01.2017
Алмаз Закиров бронза медальгә ия булды
14 гыйнвардан 16сына кадәр Кама Аланында 21 яшькә кадәргеләр арасында таэквон-до буенча республика беренчелегенә ярышлар узды. “Арча” спорт мәктәбе укучысы Алмаз Закиров (тренеры Газинур Борһанов), ярышларның иң яшь катнашучысы булуына карамастан (аңа 15 яшь), 74 килограмм авырлыкта көч сынашып, 20 яшьлек көндәшләре арасында бронза медальгә ия булды.Арча Хәбәрләре
