|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
11.03.2018
Субаш Атыда хоккей турниры
11 нче мартта Субаш Атыда хоккей турниры узды. Анда хуҗалардан тыш, Яңа Иябаш, Түбән Аты, Утар Аты командалары катнашты. Зур булмаган әлеге авылда боз мәйданчыгы бушап тормый.Бу авыл командасы районда үткәрелгән ярышларда актив катнашып килә. Бу юлы үзләренә кунакка чакырганнар. Уенчылар өчен кайнар чәй дә әзер, күңелле көйләр дә уйнап тора. Авыл өчен менә дигән бәйрәм оештырган егетләр.


http://arskmedia.ru/2018/03/11/subash-atyida-hokkey-turniryi/
