|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
15.09.2018
Арча районында урман атналыгы бара
Татарстанда урман атналыгы бара. Атналык кысаларында Арча урман хуҗалыгында да төрле чаралар уза. Шушы көннәрдә урман хуҗалыгы инженеры Илсөяр Сәләмова Лесхоз мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары өчен Урман дәресе уздырды.
Ә урман хуҗалыгының 38 кешедән торган бердәм хезмәткәрләре Иске Төрнәле янындагы басу полосасында 2 чакрымда корыган агачларны кисеп, чистарту һәм Үрнәк бистәсенең төзеклеген бер кат барлап, көнкүреш калдыкларыннан чистарту эшләре башкарды.
http://arskmedia.ru/2018/09/12/archa-rayonyinda-urman-atnalyigyi-bara-foto/












