|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
30.04.2019
«Талисман» Чувашиядән 1 нче урын алып кайтты
Апрель аенда Чувашия башкаласы Чабаксар шәһәрендә Авыл яшьләренең XIII нче Сәнгать фестиваль-конкурсы булды. Бу чарада «Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте»нең «Талисман» халык бию төркеме (җитәкчесе Лилия Маликова) дә чыгыш ясады. Биючеләребез «Халык биюләре. Ансамбль.» номинациясендә I нче дәрәҗә Лауреат исемен яуладылар. Киләчәктә дә аларга яңа уңышлар телибез.
Сәйдә Шәйдуллина-Закирова.
http://arskmedia.ru/2019/04/29/talisman-chuvashiyadan-1-nche-uryin-alyip-kayttyi/

