|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
14.06.2021
Кайбычта ат ярышларының төп призы – машина Арча районына кайтты
“Ак Барс” агрокомплексыннан Александр Александров Кайбыч Сабантуеннан яңа машинада кайтып китте.
Нәселле атлар арасында ярышта беренче урынны “Брейзен-Зип” кушаматлы атта “Ак Барс Арск” җәмгыятеннән килгән Александр Александров яулады. Бу турыда kaibickie_zori Инстаграм-аккаунты хәбәр итә.
Төп җиңүчегә машина ачкычын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.
Якташыбызны котлыйбыз!
