|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
23.10.2021
Якташларыбыз Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль лауреатлары булды
Казан шәһәрендә Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-бәйгесе узды.
“Югары дәрәҗәдәге әзерлекле, зәвыклы конкурсантларны җыйган әлеге бәйгедә Арчабыз данын яклаган җырчыларыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез!” – дип яза үзенең Инстаграм битендә район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов.
Ильмира Заһидуллина, Сөмбел Заһидуллина, Альбина Фатыйхова быелгы Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-бәйгенең лауреатлары, ә Алёна Ганиева, Альбина Фатыйхова дуэты – бәйгенең дипломанты булды.
Җиңүчеләребез дәрәҗәле бәйгенең дипломнары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.
Чын күңелдән котлыйбыз, һәрвакыт иҗади уңышлар Сезгә!
