|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
13.11.2021
Район башлыгы бүләкләде
Район башлыгы Илшат Нуриев бүләкләр тапшырды.
Фәхретдинов Рафаиль Әгъзәм улы Җирле үзидарә органарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Җирле үзидарәләр үсеше бөтенроссия берлегенең "Җирле үзидарәләр үсеше өчен" медаленә лаек булды.
Кәче авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Хәсанова Зөбәрҗәт Рәфкать кызы җирле үзидарә органнарында озак еллар хезмәте һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан Арча муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Яңасала башлангыч мәктәбе бинасын сыйфатлы итеп төзекләндергән өчен "КСМ" ширкәтеннән Җәләлетдинов Азат Сәмигулла улына район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/rayon-bashlygy-blkl
