|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
01.12.2021
Шәһәребезнең мөхтәрәм ветеранына 85 яшь тулды
30 ноябрьдә шәһәребезнең мөхтәрәм ветераны Калуева Надежда Григорьевнага 85 яшь тулды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, район үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт әйтте, сәламәтлек теләде.
Надежда Григорьевна олы хезмәт юлы узган шәхес. Ул районның юл идарәсендә баш инженер, район башкарма комитеты рәисе урынбасары, капиталь төзелеш идарәсе җитәкчесе булып эшләде, башка җаваплы хезмәтләр башкарды. 50 елдан артык районның “Русская песня” ансамблендә чыгыш ясады.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/shrebezne-mkhtrm-veteranyna-85-yash-tuldy
