|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
07.04.2022
Районда яңа җитәкче
Арча районы Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең яңа җитәкчесе - Айрат Хәбиров
Айрат Фиркать улы Хәбиров тумышы белән Хәсәншәех егете. Бүгенге көндә тормыш иптәше белән ике кыз үстерәләр, Арчада яшиләр. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган егет 2011 елдан бирле "Ватан" агрофирмасында хезмәт куя. Яраткан спорт төре - хоккей. "Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнәм. Хәсәншәех хоккей командасы белән матур уеннарыбыз һәм җиңүләребез күп. Хәзер тагын да җитдиерәк итеп, җиң сызганып спорт дөньясына, кереп китәм. Районда спортка һәм яшьләрнең кызыксынуларына киң урын бирелгән. Алга таба да сынатмабыз дип ышанып калам ", - диде яңа җитәкче.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/rayonda-yaa-itkchedd
