|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
10.01.2023
Яңа Кенәрдә бүген Ирек Исмәгыйлев белән хушлаштылар
Бүген Яңа Кенәрдә заманында теш табибы, Яңа Кенәр участок хастаханәсенең баш табибы булып эшләгән Ирек Исмәгыйлев белән хушлаштылар. Кинәт вафат була. "Ай, башым дигән дә, китеп тә барган", - диләр. Кичә була бу хәл. 2022 елның декабрендә 71 яшь тулган. Мәрхүмне бүген Яңа Кенәргә җирләделәр. Авыр туфрагы җиңел булсын. Әйбәт кеше иде, бөтен Яңа Кенәр елады, диделәр. Матур итеп шигырьләр язар иде. Аның җырлары да бар. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз.Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iana-kenarda-bugen-irek-ismagyilev-belan-xuslastylar
