|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
04.01.2016
Арчалылар бәхетле — Боз сарае бар!
Көн салкын дип, урамга чыгарга курыкканнарга Боз сарае бар. Бүген, 4 гыйнварда хоккей ярышы тәмамлануга, боз өстендә Кыш бабайлы чын бәйрәм башланды. Теләгән һәркем, 50 сум акчасын түли дә, музыка астында бозда шуа.
Капчыгын күтәреп Кыш бабай белән Кар кызы да килеп чыкты. Әкият геройлары да пәйда булды. И, китте, бала—чага арасында шигырь сөйләү, Кыш бабайдан бүләк алу. Җырлап та, биеп тә күрсәттеләр. Арганчы күңел ачтылар.
Арча Хәбәрләре