|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
10.07.2025
Арча районының иң күркәм гаиләләре белән очрашу булды
- Районыбызда үрнәк итеп куярлык, күркәм гаиләләр күп, - диде Алмаз Габдерәүф улы. – Аларның бөтенесен бергә җыйнап бетерү мөмкин түгел, шуңа күрә без һәр авыл җирлегеннән берәр гаилә чакырдык.
Район җитәкчесе Арча шәһәрендә яшәүче Әнисә һәм Шәфигулла Гариповларга “Мәхәббәт һәм тугрылык“ медале тапшырды.
Бәйрәмдә махсус хәрби операциядән вакытлы ялга кайткан Ришат Шакиров та бар иде. Балтач кызы Илүзә белән әле яңа гына никахлары булган. Ришатның 40 ел бергә матур гомер итүче әтисе Ринат, әнисе Фәридә дә бәйрәмгә килгән иде. Яшь парларга теләкләр күп әйтелде.
Якташыбыз (ул Шура авылында туган) Рафил Җәләлиев бәйрәмне бик матур, мәгънәле итеп алып барды, җырлар, биюләр, гармун моңнары ямь өстенә ямь өстәде.
Ильяс Фәттахов
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-raionynyn-in-kurkam-gailalare-belan-ocrasu-buldy
