|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
06.08.2025
Яңа Кырлайда ат-спорт фестивале узачак
Бу шимбәдә, 9 августта, Яңа Кырлай авылында 10нчы тапкыр ат-спорт фестивале – «Ат көне» узачак. Программада мавыктыргыч ярышлар, уеннар һәм концерт номерлары көтелә.
Татар атларында, чиста токымлы һәм ярымкатнаш токымлы атларда һәм җирле токымлы атларда 40, 80, 100 һәм 120 чакрым дистанцияләрдә ат чабышлары булачак. «Иң тиз йөртүче» бәйгесе, «Иң матур бизәлгән арба» бәйге-күргәзмә бәяләнәчәк. Ат өстендә көрәш «Аударыш» атларында узачак. Кинологлар чыгышын карарга, ат дагалау буенча осталык дәресләрендә катнашырга да мөмкин булачак.
Махсус кунаклар Әнвәр Нургалиев, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар килүе көтелә.
Чараны бәйрәм салюты тәмамлаячак.
Гөлнур Миннебаева
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iana-kyrlaida-at-sport-festivale-uzacak
