|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
07.08.2025
Алдынгыларга бүләкләр тапшырылды
6 августта район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов соңгы атнада иң югары күрсәткечләргә ирешкән «Казанка» ширкәте комбайнчысы Фаил Хәбибуллинга, «Заря» ширкәте комбайнчсы Илдар Кавиевка, «Курса МТС» ширкәте комбайнчысы Айрат Гыйниятовка вымпеллар, акчалата бүләкләр тапшырылды.
Ул шулай ук «Байрак», «Ашыт» ширкәтләрендә игеннәрне урып-җыюның барышы белән кызыксынды. «Курса МТС» ширкәтендә яңа төзеләчәк сөтчелек комплексы урынында, азык үзәгендә булды.
Ильяс Фәттахов
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/aldyngylarga-bulaklar-tapsyryldy-1754466425
