События

«Ат көне»ндә бүләккә ат бирелде 13.08.2025

«Ат көне»ндә бүләккә ат бирелде

Яңа Кырлайда Ат көне үтте. Быел ул унынчы тапкыр оештырылды. Бик зурдан әзерләнгәннәр. Кешенең  чиге юк. Уеннар - катнаш кына, бүләкләр мулдан. Мәйданда көрәш бара, читтә атлар ярыша, аударыш ярышы бара, арба тарталар һәм башкалар. Икенче сәхнәдә зур концерт. 

Майданда тамашаны Җәвит Шакиров күңелле итеп алып барды. Балалар да, олылар да шау килеп уеннарда катнаша: капчык киеп, сулы чиләк-көянтә белән йөгерә... Уеннар бер-берсен алыштырып кына тора.

Быел беренче тапкыр программага көрәшне дә керткәннәр. Абсолют батыр булып Альберт Ситдыйков калды, аңа бүләккә ат бирделәр. 

АТ көне булгач, төп игътибар, әлбәттә, атларга бирелде. Ераклардан килгәннәр иде. Халык кызыксынып күзәтте. Бизәлгән атлар бәйрәмнең күрке булды.

Гөлсинә Зәкиева

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/at-konenda-bulakka-at-birelde-fotolar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение