|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
16.08.2025
Район данын яклаган яшьләребез - горурлык
Спортның кайсы юнәлешен генә алсаң да, районда горурланып сөйләрлек җиңүләр һәм алдынгы урыннар бар.
“Арча” спорт мәктәбендә һәм “Арча” боз сараенда тәҗрибәле тренерлар эш алып бара. Спортның һәр төренә аерым игътибар бирелә һәм яшь спортчылар тәрбияләүдә зур хезмәт башкарыла.
Көрәш
Динияр Моратов.
2005 елда туган, быел Арча педагогия көллиятен тәмамлады, хәзерге көндә армия сафларында хезмәт итә. Көрәш буенча Россиянең спорт остасы. 2022, 2023 елларда дөнья чемпионы. Беренче тренеры – Таһир Лотфуллин, тренерлары – Фәнил Һидиятуллин, Илшат Фазылҗанов, Илшат Идиятов.
Булат Шакиров.
2007 елда туган, Арча педагогия көллия-тендә белем ала. Спорт мастерлыгына кандидат. 2025 елда Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы. Тренеры – Фәнил Һидиятуллин.
Районыбызда көрәш буенча төрле елларда Россия чемпионнары булган 10 егетебез бар.
Дияз Галәкбәров. 2007 елда Кәче авылында туган, Арча агросәнәгать көллиятендә белем ала. Спорт мастерлыгына кандидат. 2021, 2023 елларда Татарстан чемпионы (2021, 2023), 2022 елда Татарстан Республикасының бронза призеры, 2024 елда Татарстан Республикасының көмеш призеры. 2021, 2023 елларда Россия чемпионы. Тренеры – Рәис Галиев.
Әнгам Мөхетдинов, 2009 елда Наласа авылында туган, 9 сыйныфны тәмамлаган. Спорт мастерлыгына кандидат. 2024, 2025 елларда Татарстан чемпионы, 2024 елда Россия чемпионы, 2025 елда Россияның бронза призеры. 2023 елда Татарстанның беренче Президенты Кубогына үткәрелгән республика ярышының көмеш призеры. 2025 елның июнендә Калиниград шәһәрендә узган пляж көрәше буенча ярышта, ТР җыелма командасы составында катнашып, 1 нче урынны яулаган. Тренеры – Рәис Галиев.
Ильяс Искәндәров. 2010 елда Арчада туган, Арчаның 6 мәктәбендә укый. 2024 елның Татарстан һәм Россия чемпионы, уку елы дәвамында бик күп ярышлар һәм турнирларның җиңүчесе. Тренеры – Фәнил Һидиятуллин.
Фәнис Фәсхетдинов. 2010 нче елда Үрнәк поселогында туган, Лесхоз мәктәбендә белем ала. 2024, 2025 елларда Татарстан чемпионы, 2024 елда Россия чемпионы, 2025 елда Россияның бронза призеры, 2023 елда Татарстан Республикасының бронза призеры. Тренеры – Илүс Әскаров.
Данил Галләмов. 2009 елда Арчада туган, Арча педагогия көллиятендә белем ала. 2023 елда Россия чемпионы. 2023, 2025 елларда Татарстан Республикасы беренчелегендә 2 урын, 2024 елның бронза призеры, бик күп турнирларның призеры һәм җиңүчесе. 2024 елның октябрендә Ташкент өлкәсенең Чирчик шәһәрендә узган халык-ара ярышлардан җиңү яулап кайтты. Тренеры – Фәнил Һидиятуллин.
Илсаф Йосыпов. 2009 елда Урта Пошалымда туган. Лесхоз мәктәбендә белем ала. 2023 елда Татарстан һәм Россия чемпионы, 2022 елда Татарстан Республикасының көмеш призеры. Тренеры – Илүс Әскаров.
Газинур Шиһапов. 2011 елда Югары Пошалымда туган, Лесхоз мәктәбендә белем ала. 2025 елда Татарстан һәм Россия чемпионы. Тренеры – Илүс Әскәров.
Аяз Фәйзрахманов. 2011 елда туган, Ашытбаш авылы егете. 2025 елда Татарстан һәм Россия чемпионы. 2024 елдаң Зәй шәһәрендә узган Бөтенроссия ярышларында 2нче урын, Татарстан Республикасы беренчелегендә 3нче. 2024-25 нче уку елында барлыгы 12 ярышта – 1 урын, 2 ярышта – 2 урын, 1 ярышта 3 нче урын алган. Тренеры – Марат Сәлахов.
Арча районы өчен 2024-2025 уку елы көрәш өчен уңышлы ел булды. “Ялкын” һәм “Сабантуй” журналлары призына үткән Татарстан Республикасы беренчелекләрендә Арча районы 1 нче урынга лаек булды. Республика буенча барган рейтингта 4нче урында.
Тэг-регби
Соңгы елларда районыбызда тэг-регби спорт төре үсеп килә. Ул күп мәктәпләрдә алып барыла, ел саен район мәктәпләре арасында ярыш үткәрелә, республика буенча турнирлар уза.
Шундый зур турнир 2 ел рәттән Арчада узды. Бигрәк тә Яңа Кенәр, Арчаның 6 нчы, 7 нче мәктәпләре командалары яхшы чыгыш ясый.

Район командаларының уңышлары:
Арчаның 6 мәктәбе командасы 2023 елда Россия чемпионнары, Волгоградта Россия кубогына узган ярышларда 2 урын, 2024 елда Россия чемпионнары. (тренер – Фәнил Һидиятуллин)
Арчаның 7 мәктәбе командасы 2025 елда Россия беренчелегендә катнашты (тренер – Фәнил Һидиятуллин)
Яңа Кенәр мәктәбе командасы 2025 елда Татар-стан чемпионнары, 2024, 2025 елларда Россия берен-челегендә катнаштылар (тренер – Рәмис Хәйруллин).
Кул көрәше
Районыбызда үсеш алган тагын бер спорт төре – ул армспорт, ягъни кул көрәше. Тренер – Фәнис Мөхәммәтшин.
Камилә Мөхәмәтшина
2009 елда Үрнәк поселогында туган, Лесхоз мәктә-бендә белем ала. 1 нче разрядлы спортчы. 2024 нче елның Татарстан, Идел буе федераль округы һәм Россия беренчелекләрендә 1 нче урын, 2025 нче елда, Россия беренчелегендә 5 нче урын алды. Идел буе федераль округының көмеш призеры.
Талия Шәймуллина. 2009 елда Курса Почмак авылында туган. Арча гуманитар-техник техникумында белем ала. Спорт мастерлыгына кандидат. 2024, 2025 елларда Татарстан чемпионы, 2024 елда Идел буе федераль округы көмеш призеры, 2025 ел җиңүчесе, Россия беренчелегендә 4 нче урын.
Булат Сабирҗанов. 2007 елда Иске Кишет авылында туган. Арча педагогия көллия-тендә белем ала. Спорт мастерлыгына кандидат. 2024, 2025 нче елларның Татарстан призеры, 2025 нче елның Идел буе федераль округы чемпионы, Россия беренчелегендә 5 нче урын.
Мирослава Шувалова. 2007 елда Өчиле авылында туган. 2023, 2024, 2025 нче елларда Татарстан призеры, 2025 нче елда Идел буе федераль округы бронза призеры.
2024-25 уку елында Татарстан Республикасы призерлары:
Гүзәлия Касыймова (Кәче) – 1 урын, Гүзәл Хөснетдинова (Арчаның 5 гимназиясе) – 2 нче урын, Айсылу Гыйльметдинова (Арча педагогия көллияте) – 3 урын, Зилә Нәбиуллина (Арчаның 6 мәктәбе) – 3 урын, Инзилә Мөхәмәтшина (Арчаның 6 мәктәбе) – 3 урын, Рөстәм Зәйнуллин (Арча педагогия көллияте) – 2 урын.
16-18 яшьлек кызлар һәм егетләр командалары Республика беренчелегендә 2 нче урын алды.
Тхэквондо
Тхэквондо буенча “Арча” спорт мәктәбе спортчылары 2024-2025 уку елы дәвамында төрле районнарда узган 8 турнирда, 3 республика беренчелегендә катнаштылар.
Барлыгы 206 медаль яуланды. Спортчыларның тренерлары – Газинур Борһанов һәм Руслан Борһанов.

2024-25 уку елында Татарстан Республикасы призерлары:
Сәгыйт Надршин (Арчаның 1 мәктәбе) – 1 урын, Айзат Вәлиев (Арчаның 5 гимназиясе) – 2 урын, Ранель Гаптелбәров (Арчаның 6 мәктәбе) – 3 урын.
Әскәр Прытков (Арчаның 2 мәктәбе) – 3 урын.
Пхумсе буенча республика беренчелегендә:
Әмирхан Галимов – 2 урын, Инсаф Габдрахманов һәм Әмир Хәбибуллин – 3 урын. Команда чыгышында бу өчлек 1 нче урынны яулый. Эмиль Самиев, Әмир Вәлиев, Ранель Гаптелбәров командасы – 2 нче урын.
Баскетбол
Тренер Илсур Фасхетдинов җитәкчелендәге кызлар командасы Татарстан һәм Россия буенча зур ярышларга катнашып, алдынгы урыннар яулый.
2024-2025 уку елында 3 төрле яшь категориясендә призлы урынарга лаек алар: 2012 нче елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында 2 нче урын; 2011 нче елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында 3 нче урын; 2010 нчы елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында 3 нче урын.
Бертуган Азалия һәм Зәрина Муллагалиевалар, Виктория Гаранина, Талия Альмеева, Разалия Канафиева, Лиана Гыйззәтова, Ясминә Мозафарова, Рамина Галимҗанова, Алия Шигабиева Татарстан Республикасы җыелма командасы составында. Алар август аенда Кукмарада һәм Арчада узачак җыеннарда (сбор) катнашачак.
Волейбол
Волейбол буенча уңышлар:
2022 ел: 2008-2009 нчы елгы егетләр – 1 урын (тренерлары – Нияз Гатауллин, Рәшит Сафин, Азат Баһаветдинов)
2023 ел: 2007-2008 нче елгы егетләр – 1 урын (тренер – Нияз Гатауллин)
2024 ел: 2012-2013 нче елгы егетләр – 3 урын (тренер – Нияз Гатауллин)
Арча егете Әмин Демөхәмәтов (2008 елгы) Казан шәһәре командасы составында Татарстан, Идел буе федераль округы һәм Россия беренчелекләрендә 1 нче урын яулады (2024 ел). Ул быел спорт мастерлыгына кандидат булды (тренеры – Рәшит Сафин).
Иске Чүриле мәктәбе укучысы Анастасия Кочнева Яр Чаллы шәһәре командасы составында Түбән Новгород шәһәрендә узган халыкара ярышларда катнашып 1 нче урын алды (тренеры – Рәшит Сафин).
Футбол
2023 елда уңышлар:
2010-11 елгы егетләр – Татарстан Республикасы беренчелегендә 3 урын (дивизион Б) (тренерлары – Ирек Мифтахов, Иван Могунов).
2013 елгы егетләр – Татарстан Республикасы беренчелегендә 3 урын (дивизион Б), алар 2022 нче елның чемпионнары (тренерлары – Ренат Насибуллин).
2024-2025 елда уңыш-лар: 2009-2010 нчы елгы егетләр – Татарстан Республикасы беренчелегендә 1 урын (дивизион Б) (тренерлары – Ирек Мифтахов, Иван Могунов).
2010-2011 елгы егет-ләр – Татарстан Респуб-ликасының футбол федерациясе кубогына үткән ярышта 2 урын (тренерлары – Ирек Мифтахов, Иван Могунов, Ренат Насибуллин).
Бокс
Гөлүсә Галиева – бокс буенча Арчабызның иң якты йолдызы
Ул халыкара класслы спорт остасы. Бокс белән 5 яшендә әтисе һәм тренеры Марат Галиевта шөгыльләнә башлый. 12 яшендә Татарстан Республикасы беренчелегендә һәм Россия беренчелегендә җиңү яулый. Шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр ул Россия һәм Татарстан Республикасы җыелма командаларының алыштыргысыз уенчысы.
Гөлүсәнең спорт казанышлары:
2009, 2010, 2011, 2013 елларда кызлар арасында Россия беренчелегендә дүрт тапкыр җиңүче;
2018 елда яшьләр арасында Россия спартакиадасы җиңүчесе, студентлар арасында дөнья чемпионаты финалисты;
2019 елгы яшьләр арасында Европа чемпионаты финалисты;
2024 елда нефть булган илләр арасында дөнья чемпионы,
«БРИКС» илләре Халыкара уеннары призеры.
Азамат Галиев – Россиянең спорт остасы
Бокс белән җиде яшендә әтисе һәм тренеры Марат Галиев җитәкчелегендә шөгыльләнә башлый. Азамат Татарстан Республикасының бокс буенча җыелма командасының даими уенчысы.
Азаматның казанышлары:
2017 елда яшүсмерләр арасында ТР беренчелеге һәм спартакиадасы җиңүчесе;
2018 елда Башкортстан Республикасының Октябрьск шәһәрендә ир-атлар арасында “А” классы Россия ярышлары җиңүчесе.
2020 елда Татарстан Республикасы чемпионы;
2023 елда “Спартак” Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте чемпионы.
Али Галиев – Россиянең спорт мастеры
Тренеры, әтисе Марат Галиев җитәкчелегендә шөгыльләнә. Яшүсмерләр арасында күп тапкырлар Татарстан Республикасы призеры, ир-егетләр арасында 2024, 2025 нче елларда Татарстан Республикасы призеры. 2024 нче елда Грозный шәһәрендә Рамзан Кадыров призына узган Бөтенроссия ярышлары җиңүчесе.
Юлия Трофимова. 2023, 2024 нче елларда Татарстан Республикасы җиңүчесе. 2024 нче елның Идел буе федераль округының көмеш призеры, 2025 нче ел җиңүчесе.
2024, 2025 елларда Россия беренчелегендә катнашты.
2025 елда “Динамо” Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте җиңүчесе.
Ислам Сабиров – Татарстан Республикасының бронза призеры.
Хоккей
“Арча” боз сараенда районыбызның 300гә якын укучысы шөгыльләнә. 2024-2025 уку елында иң зур җиңүләргә ирешкән төркем – 2016 елгы малайлар командасы.

Аларның ирешкән уңышлары:
2016 елгы балалар арасында хоккей буенча “Татар бозы” даими турниры – 1 урын;
Актанышта узган “Боз һәм ялкын” турниры – 1 урын;
Чистайда узган хоккей турниры – 1 урын;
Бөгелмәдә узган “Җиңү кубогы” турниры – 1 урын;
Яшел Үзәндәге Татар кубогы – 2 урын;
“Rahat cup” балалар турниры – 3 урын;
Башкортстанда май аенда узган “Җиңү кубогы” – 4 урын;
Alga Cup турниры – 6 урын;
Татарстан Республикасының хоккей буенча беренчелеге – 7 урын.
Гөлнур Миннебаева
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/raion-danyn-iaklagan-iaslarebez-gorurlyk
