|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
17.08.2025
Казанда "Балачак җыры" бәйгесенә йомгак ясалды
Казанда "Балачак җыры" бәйгесенә йомгак ясалган. Анда Хәсәншәехтан Гөлзилә Фәхретдинова сүзләренә Таһир Яруллин иҗат иткән җыр җиңү яулаган.
- Бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы тарафыннан 6 нчы тапкыр үткәрелгән.
Җырларга заманча аранжировкалар ясалачак, сыйфатлы видеоклиплар төшереләчәк.
shayantv.ru/news/1308251/
© «ШАЯН ТВ» | shayantv.ru
Чыганак һәм фото: https://vk.com/wall129437672_1470
