События

Арчада җәйге «Күрше» фестиваленең тәүге чарасы узды 16.07.2026

Арчада җәйге «Күрше» фестиваленең тәүге чарасы узды

Арча районында «Күрше» фестиваленең җәйге сезонына старт бирелде

Казан Су паркы мәйданында узган беренче чара «Әбиемдә кунакта» иҗади проекты белән башланып китте.

Проектны Арча район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Ләйлә һәм Инсаф Мөхәмәтгалиевлар гаиләсе тормышка ашыра. Аның төп максаты – халкыбызның гореф-гадәтләрен, кул эшләре традицияләрен һәм милли мирасын яшь буынга җиткерү.

Бәйрәмне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрданова ачты.

«Әлеге проектны тормышка ашыручы районыбыз мәдәният идарәсенә рәхмәтемне җиткерәм. Мондый проектлар безгә кирәк. Биредә без буыннан-буынга халкыбызның традициясен дәвам итеп, үткәнебезнең матур мизгелләрен яңартабыз», – диде ул.

Чарада катнашучылар элек-электән килгән һөнәрләр һәм көнкүреш шөгыльләре белән танышты. Бәйрәмгә килүчеләр мунчага себерке бәйләргә, мунчала ясарга, май канаты әзерләргә, кулъяулык чигәргә, чыбыркы үрергә өйрәнде. Шулай ук милли уеннарда катнашып, җырлап-биеп күңел ачты.

Ак яулыклы татар әбисе бәйрәмнең үзәгендә булды. Кунакка килгән һәркемне ачык йөз белән каршы алып, борынгы гореф-гадәтләр белән таныштырды, оныклары белән яшьлек уеннарын искә төшерде, күңел ачты.

«Әбиемдә кунакта» проекты авылдагы җәйге каникулларның җылы мохитен яңартты, әби-бабай нигезендәге истәлекләрне барлады һәм төрле буын вәкилләрен бер мәйданга җыйды.

«Күрше» фестивале кысаларындагы «Әбиемдә кунакта» проектының чираттагы очрашуы 30 июльдә Арчаның Баки Урманче урамында узачак.


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-aige-kurse-festivalenen-tauge-carasy-uzdy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение