События

Яңа Кенәрдә участок хастаханәсен ныклап төзекләндергәннән соң ачу тантанасы булды 11.09.2026

Яңа Кенәрдә участок хастаханәсен ныклап төзекләндергәннән соң ачу тантанасы булды

Бүген районыбызга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев килде. Ул район башлыгы Алмаз Хисаметдинов белән Яңа Кенәр участок хастаханәсен ныклап төзекләндергәннән соң ачу тантанасында катнашты.

Әлеге хастаханәне «Арча МСОсы» төзүчеләре «Дәвамлы һәм актив тормыш» федераль программа кысаларында ныклап төзекләндерде. Республика зур өлеш кертте. 

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов шундый зур кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен ил, республика җитәкчеләренә, Сәламәтлек саклау министрына зур рәхмәт әйтте. Хастаханә 52 урынлы, дәвалану өчен бөтен шартлар бар.

Министр һәм район башлыгы республика электрон Мактау тактасына кертелгән табибларга таныклыклар тапшырды, хезмәт алдынгылары, төзүчеләр бүләкләнде.

Министр А.Абашев һәм А. Хисаметдинов соңыннан район хастаханәсе колективы белән очраштылар. 


Ильяс Фәттахов

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iana-kenarda-zur-tanatana-uzdy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение