|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
06.11.2026
Арчада Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан ярминкә уза
Яңгырлы көн булуга карамастан, халык та күп, ярминкә дә бик бай.
Ярминкәдә бәрәңге, ашлык, ит,сөт,бал,балык һәм башка табигать хәзинәләрне ниндилеген генә юк!
Ярминкәгә килеп керүгә Яңасала авыл җирлеге һәркемне чәй эчәргә чакырып тора.
Матур кызыл алмаларны 140-150 сумнан, грушаны 180 сумнан алырга була иде. Мунча миңлеген 150-200 сумнан тәкьдим итеп торалар. Бик матур бройлер, үрдәк, каз түшкәләре бар. Бер үрдәк күпмегә төшә дигәч, 1700-1800 сумга, диделәр. Каз түшкәсе 2 мең сумнан артып китә.Өстәлдә тәм-томнар. Рәхмәт дими, ни дисең инде аларга. Чәй эчеп тормадым, юлымны дәвам иттем.
Ашлыкка килгәндә, арпаны 13 сумнан сатып бетердек, кукуруз, борчак кына калды диделәр. Сәг.9лар тирәсендә сөтне дә сатып бетергәннәр иде инде. Ә менә күркә, тавык итләре, фаршлары, рәхим итеп, ал гына.
Карп балыгы бар иде. Карпның килосы күпме тора дип сорарсыз. Белмим. Өч балык үлчәттем дә, 1350 сум акчамны түләдем дә китеп бардым. Балыклар 2 килога җитмәгән иде. Зурракларны алып бетерделәр, диде сатучысы.
Балык алып, ярминкәдән бик канәгать булып кайтып киттем. Ярминкә ул халыкка шуның өчен кирәк - кирәк әйбереңне алу өчен. Һәм арзанракка!
Румия Надршина, Ильяс Фәттахов
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iarminkada-iuaialar-kupme, https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bugen-arcada-xalyklar-berdamlege-kone-unaennan-iarminka-u...
