|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Арча якташлыгының чираттагы очрашуы булды
Бүген, 5 нчы апрель көнне, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы булды. Быел Казандагы традицион очрашу Театр елына багышланды.
Гөлзадә Сафиуллинаның иҗат кичәсендә арчалылар да катнашты
5 нче декабрьдә Кәрим Тинчурин театрында Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил бүләге лауреаты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллинаның иҗат кичәсе булды.
Арча районының алдынгы игенчеләре
“Игенче” ширкәтеннән Нияз Йосыпҗанов “Класс Тукано” комбайны белән 10729 центнер ашлык суктырды.
“Венета” ширкәтеннән Рәлиф Ильясов “Акрос” комбайны белән 7775 центнер ашлык суктырды.
“Северный ширкәтеннән Кадыйр Шәкүров “КЗС–812Т” комбайны белән 7223центнер ашлык суктырды.
“Ватан” ширкәтеннән Илмир Заһидуллин “ДОН–1500Б” комбайны белән 3827 центнер ашлык суктырды.
“Мәрҗани” ширкәтеннән Наил Садриев “Макдон” комбайны белән 785 гектарда игеннәр урды.
“Северный” ширкәтеннән Ринат Нәбиуллин “Челенджер” комбайны белән 631 гектарда игеннәр урды.
“Северный” ширкәтеннән Фәнис Вәлиуллин “Нью-Холланд” тракторы белән 2445 гектарда җир эшкәртте.
