|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
24.09.2026
Өлкәннәрне машина йөртү осталыгы бәйгесенә чакырыла
Хөрмәтле Арча районы халкы!
Сезне Өлкәннәр көненә багышланган район машина йөртү осталыгы бәйгесенә чакыралар.
Ул ел да өлкәннәр ункөнлеге алдыннан үткәрелә. Руль артына утырып йөргән апа-абыйлар матур нәтиҗәләр күрсәтә.
Быел бәйге 27 сентябрьдә сәгать 9.00да Арча ДОСААФында узачак.
Үткәрелү урыны: Арча шәһәре, Галактионов урамы, 40нчы йорт.
Бәйгедә 60 яшькә җиткән ир-атлар һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызлар, «В» категорияле машина йөртү таныклыгына ия булсалар, катнаша ала.
Гөлсинә Зәкиева
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/olkannarne-masina-iortu-ostalygy-baigesena-cakyralar
