|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
10.11.2026
Сәхнәгә гомерен багышлаган Габделбәр агага – 80 яшь
Яңа Кенәр авылында авылның ветераннар советы рәисе, сәхнә ветераны Габделбәр Сабировның 80 яшьлек юбилее һәм сәхнә эшчәнлегенә 55 ел тулу уңаеннан истәлекле кичә узды. Бу матур бәйрәмгә ул авылдашларын, иҗатташ дусларын, хезмәттәшләрен һәм үзен хөрмәт иткән кешеләрне бер залга җыйды.
09.11.2026
Татарстанның үзенчәлекле авыл исемнәре арасында Арча районы авыллары да бар
Республикадагы гадәти булмаган авыллар исемлегенә Арча районының биш авылы да кертелгән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстандагы үзенчәлекле авыл исемнәренә күзәтү ясаган. Арча районы әлеге исемлектә икенче урынны алган. Биредә Өчиле, Штерә, Апайкина Гарь, Түбән Оры һәм Югары Оры авыллары үзенчәлекле исемнәре белән игътибарны җәлеп итә.
08.11.2026
Арчалылар Әлмәттән медальләр белән кайтты
7 ноябрьдә Әлмәт шәһәрендә йөзү буенча ачык турнир узды. Анда Арча спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре дә катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча алар 26 команда арасында тугызынчы урынны алды. Арчалар шәхси ярышларда дүрт бронза медаль яулады.
07.11.2026
Арчада һәлак булган райондашларыбызның якыннарына Батырлык орденнары тапшырылды
6 ноябрьдә билгеләп үтелүче Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган каһарман райондашларыбызның гаиләләренә Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә бирелгән Батырлык орденнары тапшырылды.
06.11.2026
Арчада Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан ярминкә уза
Яңгырлы көн булуга карамастан, халык та күп, ярминкә дә бик бай.
Ярминкәдә бәрәңге, ашлык, ит,сөт,бал,балык һәм башка табигать хәзинәләрне ниндилеген генә юк!
Ярминкәгә килеп керүгә Яңасала авыл җирлеге һәркемне чәй эчәргә чакырып тора.
05.11.2026
Арчада Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан концерт узды
Бердәмлек, дуслык һәм татулыкны данлаган бәйрәм Арча мәдәният йортында матур концерт программасы белән узды.
Сәхнәдә районның талантлы үзешчәннәре, иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады. Тамашачыларга җыр-моң, биюләр, театраль күренешләр һәм милли сәнгать үрнәкләре бүләк ителде.
04.11.2026
Арчада яшь йөзүчеләр иң көчлеләрне ачыклады
3 ноябрьдә «Арча» спорт комплексында 2012–2017 елларда туган үсмерләр арасында йөзү буенча Арча муниципаль районының ачык беренчелеге узды. Ярышларда өч районнан яшь спортчылар катнашты.
Ярышларда Арча, Әтнә һәм Теләче районнарыннан килгән яшь йөзүчеләр көч сынашты. Катнашучылар төрле дистанцияләрдә үзләренең әзерлек дәрәҗәсен, тизлеген һәм чыдамлыгын күрсәтте.
28.10.2026
Мадияровлар турында яңа китап чыкты
Безнең районның Яңавыл авылында туып-үскән (Шурабаш янындагы бу авыл юк инде) бертуган Фәрит, Фәрыйх, Рәшит, Рәфыйк, Нәфыйк, Нәкыйп Мадияровлар узган гасырның 70-80нче елларында спортның самбо төре буенча Татарстан, Россия, СССР, дөнья күләмендәге бәйгеләрдә мәйдан тоталар, дәрәҗәле исемнәр алалар.
27.10.2026
«Арча чакыруы» ярышларында 230 турист катнашты
Арча районында җәяүле дистанцияләрдә спорт туризмы буенча «Арча чакыруы» ярышлары узды. Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 230 спортчы осталыкта һәм җитезлектә көч сынашты.
Ярышларда Арча һәм Лаеш районнарыннан, Казанның Мәскәү һәм Яңа Савин районнарыннан, шулай ук Чаллы һәм Яшел Үзән шәһәрләреннән туристлар катнашты.
Катнашучылар икенче һәм өченче катлаулылыктагы дистанцияләрне узды. Мондый сынауларда физик әзерлек кенә түгел, ә төгәллек, тизлек һәм туристлык күнекмәләрен дөрес куллана белү дә мөһим.
26.10.2026
Радик Фәизовны искә алу кичәсе узды
Арча үзәк китапханәсендә күренекле якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган язучы Радик Фәизовның тууына 95 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узды.
Әдәби чарада язучының кызы Светлана Анисимова, «Каурый каләм» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студентлары һәм укытучылары катнашты.
26.10.2026
Арчада «Сөмбелә чибәре» бәйгесе узды
Арчаның 11 нче балалар бакчасында көзге бәйрәм узды. Музыка залы сап-сары яфраклар, уенчык гөмбәләр һәм көзге муллыкны чагылдырган күргәзмә белән бизәлде. Милли көйләр астында башланган чарада балаларны Сөмбелә — көз кызы һәм аның ярдәмчеләре каршы алды. Алар катнашучыларны көзге табигать дөньясы, халык йолалары һәм милли мәдәният белән бәйле биремнәрне үтәргә чакырды.
25.10.2026
Иске Чүриледә авыл тормышының көнүзәк мәсьәләләре турында сөйләштеләр
Арча районының Иске Чүриле авыл җирлегендә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында авыл җирлекләре башлыкларының күчмә утырышы узды. Очрашу барышында катнашучылар социаль объектларның эшчәнлеге белән таныштылар, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда булдылар һәм авыл җирлекләре алдында торган бурычларны тикшерделәр.
24.10.2026
Арча үзәк хастаханәсе коллективы хәрбиләргә ярдәм күрсәтә
Арча үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрде. Ярдәмне медицина учреждениесе коллективы үз акчаларына туплаган.
Арча үзәк район хастаханәсе коллективында СВОдагы хәрбиләргә ярдәм итүне игелекле традициягә әйләндергәннәр. Хезмәткәрләр ел саен язын һәм көзен махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезгә гуманитар ярдәм җыя һәм озата.
23.10.2026
Арчада «Китап җаны» әдәби-медиа проектының муниципаль этабы узды
Муниципаль этапта җиңү яулаган команда хәзер «Китап җаны» әдәби-медиа проектының республика этабында Арча данын яклаячак.
Арча үзәк китапханәсендә «Китап җаны» әдәби-медиа проекты кысаларында интеллектуаль бәйге үткәрелде. Анда «Беренчеләр хәрәкәте»нең беренчел бүлекчәләреннән биш команда катнашты.
22.10.2026
Әлифбачылар Сәләй ага белән Рәмзия апаны искә алдылар
р
21.10.2026
«Ярдәм янәшә» акциясе дәвам итә
Бүгенге көндә алгы сызыкта булган егетләребезне азык-төлек, җылы киемнәр белән тәэмин итүгә үз өлешебезне кертә алуыбызга шатбыз.
— «Ярдәм янәшә» акциясе кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен Шура, Шурабаш, Байкал, Сөрде һәм Түбән Оры мәдәният хезмәткәрләре белән бергә токмач җәеп, кистек, — дип хәбәр итте безгә Түбән Оры мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Бәйрәмова.
20.10.2026
Наласа балалар бакчасында Әтиләр көнен билгеләп үттеләр
Спорт, күңелле ярышлар һәм иҗади мастер-класс: Наласа авылындагы «Балачак» балалар бакчасында Әтиләр көненә багышланган бәйрәм узды. «Сәламәтлек – зур байлык» дип исемләнгән чара әтиләр белән балаларны бергә җыеп, матур мизгелләр бүләк итте.
19 октябрьдә бәйрәмдә катнашучылар спорт киемнәреннән килде. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, гаилә бәйләнешләрен ныгытуга һәм балалар белән әтиләрнең бергә вакыт үткәрүенә юнәлдерелде.
19.10.2026
Разый абый, игелекле эшләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Күп еллар элек Сикертән авыл советына кергән авыллар буенча район семинары булганын хәтерлим. Шул семинарда катнашкан бер райондашыбызның фикере бүген дә хәтердә: зиратыгыз бигрәк чиста, тәртиптә. Ничек шулай тотасыз, дип сораган иде ул. Әйе, мәңгелек йорт бүген дә тәртиптә. Читтән кайтучылар бу чисталыкка һәрвакыт игътибар итә. Ел саен авыл мулласы язын, көзен өмә оештыра. Мөмкинлеге булган һәркем үзеннән өлеш кертергә тырыша. Ләкин өмә ул берничә мәртәбә генә үткәрелә.
17.10.2026
Арчадан Вильдановлар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте
Арчада яшәүче Фирдәүсә һәм Әнәс Вильдановлар 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Алар 1966 елның 17 октябрендә, Фирдәүсә ханымның туган көнендә, никахларын рәсмиләштергән булган. Шуннан бирле бу көн гаилә өчен икеләтә бәйрәмгә әйләнгән.
16.10.2026
Арчада 5 меңнән артык агач утыртылды: Казансу елгасын саклау буенча масштаблы проект дәвам итә
Татарстан Экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм «СИБУР» компаниясе бергәлештеп, Казансу елгасы буенда саклагыч урман утыртмалары төзү буенча мөһим эшне дәвам иттеләр.
16 октябрьдә Арча шәһәрендә 5 меңнән артык нарат һәм имән үсентеләре утыртылды. Агачлар Казансу елгасының су саклау зонасында, 1,5 гектар мәйданда урнаштырылды.
13.10.2026
Арчада бишенче тапкыр «Арча-Уен» яшьләр уены узды
Арча районында узган ачык спорт-сәламәтләндерү уенында Арча һәм Саба районнарыннан 27 команда, барлыгы 108 кеше катнашты.
«Арча-Уен» яшьләр спорт-сәламәтләндерү уены районда инде матур традициягә әйләнде. Быел ул бишенче тапкыр оештырылды. Ярышларда мәктәп укучылары, студентлар һәм яшьләр катнашты.
12.10.2026
Казанбаш мәктәбендә Гариф Ахунов укулары узды
8 октябрьдә Казанбаш мәктәбендә күренекле татар язучысы Гариф Ахуновка багышланган традицион укулар узды.
Чарада Арча районы һәм республиканың төрле төбәкләреннән укучылар, укытучылар, галимнәр һәм әдипләр катнашты. Укучылар фәнни-тикшеренү эшләрен яклады, Гариф Ахунов әсәрләрен сәнгатьле итеп укыды, кул эшләрен тәкъдим итте.
09.10.2026
Шахмат буыннарны берләштерә
7 октябрьдә ярышта ике буын вәкилләре очрашты. Өлкәннәр арасыннан 10 тәҗрибәле шахматчы һәм 13 яшь шахматчы такта артында үз көчләрен сынады. Һәр партиядә киеренке көрәш барды: уенчылар һәр йөрешне уйлап, көндәшенең алдагы адымын алдан күрергә тырышты.
08.10.2026
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан шахмат ярышы булды
Арчаның “Алгарыш” үзәгендә шахмат ярышы булды. Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 15 ветеран ярышта катнашты. Кукмарадан да килделәр. Кафе эшләп торды. Тамак ялгап аласың килсә, рәхим ит, кайнар чәй, кофе, өчпочмак, кыскасы, ризыклар мулдан иде.
08.10.2026
Почта хезмәте ветераннары Габдулл Тукай музеена сәяхәт кылды
Өлкәннәр көне уңаеннан почта хезмәте ветераннары Яңа Кырлай авылына сәяхәткә юл тотты. Алар бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның әдәби-мемориаль музей комплексына барып, аның тормышы һәм иҗаты белән якыннан таныштылар.
07.10.2026
«Татарстан — безнең йортыбыз» фестиваленең зона туры Арчада узачак
Фестивальнең төп максатлары — Татарстанның күпмилләтле мәдәниятен саклау, популярлаштыру һәм үстерү, төрле халыкларның мәдәни мирасы белән таныштыру, иҗади хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр булдыру.
06.10.2026
Якташыбыз, Ландыш Мәскәүгә барып Татарстан данын яклаячак
Ландыш Носкова тугыз ел сыер савучы булып эшли. Терлекченең хезмәте җиңел түгел. Ел буе эшләргә кирәк. Ландыш хезмәтен бик ярата, әле аның Мәскәүгә барып Татарстан данын яклыйсы бар.
05.10.2026
Арчаның Мәрхәмәтлек үзәге яңа мөмкинлекләр ача
Арчаның “Мәрхәмәтлелек үзәге”ндә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яңа шөгыльләр үзләштерә.
04.10.2026
Ташкичү авыл җирлегендә күчмә утырыш булды
Ташкичү авыл җирлегендә авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырыш үткәрелде.
Утырышта катнашучылар җирлеккә кергән авылларда социаль объектларда булдылар, аларның эшчәнлекләре белән таныштылар.
Соңыннан утырышның пленар өлешендә авыл җирлеге башлыгы Рәдис Хәбибуллин җирлек эшчәнлеге белән таныштырды. Төрле хезмәтләр вәкилләре чыгыш ясады, элек үткән утырышларда бирелгән йөкләмәләрнең үтәлеше тикшерелде.
03.10.2026
Якташыбыз Рифат Җамалны котлыйбыз!
Якташыбыз, Мирҗәм авылыннан совет һәм Россия галиме, ветеринария фәннәре докторы, профессор, шагыйрь Рифат Җамалетдин улы Корбановка 1 октябрьдә 75 яшь тулды. Шушы көннәрдә безгә шатлыклы хәбәр килеп иреште, Рифат Җамал Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
02.10.2026
Өлкәннәр ункөнлеген ачу Арча Мәдәният йортында бәйрәм концерты белән башланып китте
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районыбызда төрле чаралар уздырыла. Әлеге бәйрәм концерты – шуның башлангычы. Бәйрәм мохите һәркемгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге бүләк итү өчен оештырыла ул.
01.10.2026
Сеҗе авылында яшәүче Шәмсенур әби Әхтәмовага 101 яшь
Район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гарифҗанова Сеҗе авылында яшәүче 101 яшьлек Шәмсенур әби Әхтәмованы Өлкәннәр көне белән котлап район башлыгы Алмаз Хисаметдиновның Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды.
30.09.2026
Арчада Рамил Курамшин исемендәге X төбәкара бәйге һәм «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узды
Фестивальдә татар халкының милли моңнары, җырлары һәм көйләре яңгырады.
Арчада милли гармун моңын саклауга һәм үстерүгә багышланган зур мәдәни чара - Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы һәм композитор Рамил Курамшин исемендәге X төбәкара баянчылар һәм гармунчылар бәйгесе һәм «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узды.
29.09.2026
Хәсәнә Кашаповага - 95 яшь
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрдәнова 28 сентябрьдә Шекә авылында яшәүче Хәсәнә Кашапованы 95 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа район башлыгының Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов та үз бүләген алып килгән иде.
28.09.2026
Арча ветераннары машина йөртү осталыгын сынады
Өлкәннәр көне алдыннан Арча районында ветераннар өчен машина йөртү осталыгына багышланган үзенчәлекле бәйге узды. Анда катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен һәм руль артында үз-үзләрен ышанычлы тотуларын күрсәтте. Чараны Арча районы ветераннар советы, ДОСААФ һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе оештырды, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте.
27.09.2026
Арча көрәшчеләре чемпион булды!
24-26 сентябрьдә Актанышта Минтимер Шәрип улы Шәймиев Кубогына төбәкара көрәш ярышлары узды. Турнирга республикадан һәм күрше төбәкләрдән 500 гә якын көрәшче, җыелды. Арчалар 1 нче урынны алды! Барлык тренерларны, көрәшчеләрне әлеге зур җиңү белән котлыйбыз! Арчалар булдыра!
26.09.2026
Арча паркында балалар төрле халыкларның уеннары белән танышты
Күңелле мизгелләргә, балаларның шат авазларына һәм матур тәэсирләргә бай очрашу тиз генә үтеп китте. Укучылар чарадан күтәренке кәеф белән таралышты.
25.09.2026
Гариф Ахуновның якты истәлегенә имәннәр утыртылды
Татарстанның Халык язучысы, якташыбыз Гариф Ахуновның тууына 101 ел тулу уңаеннан музей хезмәткәрләре һәм район ветераннары катнашында истәлекле чара узды.
Чара кысаларында бүгенге көндә картадан юкка чыккан, әмма кешеләр күңелендә мәңгелек эз калдырган Кече Өчиле авылына махсус «Нигез» экскурсиясе оештырылды. Катнашучылар язучының балачак сукмакларыннан узды, аның тормыш юлы һәм бай иҗаты турында искә алды.
24.09.2026
Өлкәннәрне машина йөртү осталыгы бәйгесенә чакырыла
Хөрмәтле Арча районы халкы! Сезне Өлкәннәр көненә багышланган район машина йөртү осталыгы бәйгесенә чакыралар.
Ул ел да өлкәннәр ункөнлеге алдыннан үткәрелә. Руль артына утырып йөргән апа-абыйлар матур нәтиҗәләр күрсәтә. Быел бәйге 27 сентябрьдә сәгать 9.00да Арча ДОСААФында узачак.
23.09.2026
Тренерлар Арча стадионында агач утыртты
Арчада агач утырту айлыгы кысаларында спорт мәктәбе тренер-укытучылары стадион территориясен яшелләндерүгә үз өлешен кертте. Һәр спорт бүлеге өчен берәр агач утыртылды.
22.09.2026
Арча спортчыларын йөгерү көненә чакыралар
24 сентябрь көнне Арчада спорт сөючеләр өчен йөгерү көне оештырыла. Чара үзәк стадионда узачак.
21.09.2026
Арча баскетболчылары Можгада өченче урын яулады
18–20 сентябрь көннәрендә Можга шәһәрендә баскетбол буенча турнир узды. Ярышларда барлыгы алты команда катнашты.
18.09.2026
Арча районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Казанда ярминкәдә катнашачак
Ярминкә алдыннан Арча районы вәкилләре ТНВ телеканалында эфирга чыга торган «Таяну ноктасы» тапшыруында катнашты
20 сентябрьдә Казандагы Агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк. Анда Арча муниципаль районының алдынгы хуҗалыклары һәм эшмәкәрләре үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итәчәк. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.
17.09.2026
Арча урманчылары осталыкка ярыштылар
Арчаның Балтач урман хуҗалыгында урманчыларның һөнәр осталыгына конкурс булды. Ярышлар бик күңелле барды. Урманчылар төрле яклап сыналдылар. Утын да кистеләр, ярдылар да, урман да чистарттылар һ.б
16.09.2026
Арчада Наил Габдрахманов истәлегенә шахмат буенча район беренчелеге узды
Арчада шахмат буенча районның ачык шәхси беренчелеге узды. Быелгы ярыш күренекле мәгариф хезмәткәре, хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Наил Газиз улы Габдрахманов истәлегенә багышланды.
14.09.2026
Аларның юллары да бәхетлеләр исемлегендә
“Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиев әйтүенчә, быел безнең район юлларында 991 млн 456 мең 293 сумлык төзү эшләре башкарылачак.
Урта Бирәзә, Сеҗе, Яңа Кенәр-Түбән Оры, Арча-Теләче юлларында эшләр төгәлләнде инде. Иске Йорт, Урта Сәрдә-Түбән Аты, Түбән Аты-Колачы, Түбән Аты, Апаз-Пөшәңгәр-Мирҗәм юлларында эшләр дәвам итә.
12.09.2026
Арча районы ветераннары чираттагы гуманитар ярдәмне туплауга кушылды
Алар махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм күрсәтүдән бер вакытта да читтә калмый. Елның ел дәвамында эшкә барган кебек йөри алар. Чәйләр, яшелчәләр киптерәләр, маскировка өчен челтәрләр үрәләр, токмач кисәләр, кәбестә тозлыйлар һәм башкалар.
11.09.2026
Яңа Кенәрдә участок хастаханәсен ныклап төзекләндергәннән соң ачу тантанасы булды
Бүген районыбызга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев килде. Ул район башлыгы Алмаз Хисаметдинов белән Яңа Кенәр участок хастаханәсен ныклап төзекләндергәннән соң ачу тантанасында катнашты.
Әлеге хастаханәне «Арча МСОсы» төзүчеләре «Дәвамлы һәм актив тормыш» федераль программа кысаларында ныклап төзекләндерде. Республика зур өлеш кертте.
10.09.2026
Арча районыннан фронтка чираттагы гуманитар ярдәм озатылды
Арча районы халкы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Бүген районнан хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм колоннасы юлга чыкты.
Шәһәребезнең Җиңү паркында ай дәвамында Арча районы халкы тарафыннан тупланган гуманитар ярдәмне озату чарасы узды. Биредә Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, оешма җитәкчеләре, волонтерлар, мәгариф, мәдәният идарәсе хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм битараф булган барлык район халкы катнашты.
07.09.2026
Кәчедә Казансу аша яңа күпер төзелә
Арча районының Кәче авылында ел буе йөри торган яңа күпер төзелә. Казансу елгасы аша салыначак яңа корылма авылның ике өлешен тоташтырып, язгы ташу вакытында юл өзелү мәсьәләсен хәл итәргә тиеш. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.
06.09.2026
Туган җирдәге чишмә — табигатьнең бүләге
Арабызда авыл өчен, аның халкы һәм киләчәге өчен җан атып яшәүче райондашларыбыз аз түгел. Кемдер туган авылында калып үз эшен башлый, кемдер авылы турында китап яза, икенчеләр юлларны төзекләндерә... Бүгенге язма герое - туган авылында чишмә булдыручы.
Югары Мәтәскә авылында гомер итүче Фәргать Әхмәтов – үзе балачакта уйнап үскән су буендагы чишмәне тергезүче райондашыбыз. Бер караганда, гади генә чишмә кебек. Әмма аның артында кешенең тырышлыгы, туган якка мәхәббәте һәм файдалы эш башкару теләге ята.
04.09.2026
Арча районында тарихи вакыйга: йөзенче мәчет төзелә
Арча районында мәчетләр саны 100гә җитә. Тарихи вакыйга уңаеннан Түбән Мәтәскә авылында (Арчабашта) яңа мәчет төзелеше башланды – шушы көннәрдә аның нигез свайлары кагылды. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.
03.09.2026
«Солдатларга – чиста су» акциясе кысаларында Арчада 10 тоннадан артык су җыелды
Арча районында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән «Солдатларга – чиста су» хәйрия акциясе узды.
Изге башлангычны район халкы җылы кабул итте һәм ярдәм күрсәтүдә актив катнашты. Акция кысаларында Арчада 10 тоннадан артык шешәле су җыелды.
01.09.2026
Арчада бәйрәм тантаналары
Бүген Арчада бәйрәм өстенә бәйрәм. Барлык уку йортларында Белем көненә багышланган тантаналар булып үтте.
31.08.2026
Арча районында 2026/2027 уку елына әзерлек эшләре төгәлләнде.
Яңа уку елы алдыннан берничә мәгариф учреждениесендә капиталь ремонт үткәрелгән. Аерым алганда, Мәгариф идарәсе бинасы, В.Ф. Ежков исемендәге Арча 1нче урта мәктәбе, шулай ук Иске Кырлай һәм Разъезд-Корса төп мәктәпләрендә ремонт эшләре башкарылган.
27.08.2026
Арча районы мөселманнары махсус хәрби операция зонасына чираттагы ярдәмне җибәрде
Бүген Арча районы мөселманнары исеменнән махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм — «Нива» автомобиле озатылды. Ярдәмне озату тантанасы Арчаның үзәк мәчете янында узды.
24.08.2026
Тарихи Капраловлар йорты (халык телендә ул банк бинасы) төзекләндерелә
Совет чорында районда шул бер банк иде инде ул, тагын райком каршындагы бакчадагы агач йортта саклык кассасы да бар иде. Бу бинаның тарихы еракларга, унтугызынчы гасырларга китә. “Надежный дом” ширкәте җитәкчесе Гәрәев Фаил Рүзәл улы әлеге бинаның тарихын ачыкларга теләп архивларда күп эзләнгән, әмма ул турыда бернинди документлар, фоторәсемнәр табылмаган. Бинаны төзекләндерү вакытында килеп чыккан билетлар да 1960 елга карый.
23.08.2026
Арчада мәктәп ярминкәсе һәм чәчәкләр фестивале узды
Мәктәп коллективлары ярминкәгә үз куллары белән үстергән мул уңышны алып килгән. Сәүдә рәтләрендә яшелчәләр, җиләк-җимешләр һәм хуш исле үләннәр урын алган иде. Аларны балалар, укытучылар һәм әти-әниләр бергәләп мәктәп яны кишәрлекләрендә үстергән.
22.08.2026
Арчаның үзәк стадионында “Арча читекләре” этно-мәдәни фестивале узды.
Бәйрәмгә килүчеләрне капка төбеннән үк тарихи үткәнне чагылдырган театраль күренеш каршы алды. Арчаның “Хәзинә” фольклор колективы читекнең башлангычы Кылачы авылыннан башланып, соңрак Арчада “Милли аяк киемнәре җитештерү” берләшмәсендә дәвам итүе белән таныштырдылар.
21.08.2026
рчада хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр
Арчада Татарстанда игълан ителгән хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында оештырылган хезмәт һәм батырлык фестивале узды. Чара район халкын берләштерде һәм халыкны хөрмәтләү мәйданчыгына әверелде.
20.08.2026
Яшь иҗатчылар шәһәр паркында иҗади фатирникка җыелды
Фатирник форматындагы әлеге проектны Арча район Мәдәният йорты хезмәткәрләре инде бишенче тапкыр оештыра. Соңгысы калганнарыннан ачык һавада узуы белән аерылып торды. «Яшьти» исеме астында узган очрашу иҗатка гашыйк яшь каләм тибрәтүчеләрне җыйды.
19.08.2026
Район юлларында киң күләмле эшләр башкарыла.
Эшләр тулысынча төгәлләнгән юллар: Арча – Сеҗе; Яңа Кенәр – Түбән Оры; Арча – Теләче юллары. Төгәлләнү этабында: Арча – Олы Әтнә – Урта Бирәзә; Арча – Мари Иле чиге – Иске Йорт юллары.
18.08.2026
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе бара
Яңа уку елы якынлаша. Күпләр өчен бу — мәктәп кирәк-яраклары сайлау, яңа киемнәр алу, балалар белән бергә уку елына әзерләнү чоры.
Ә кайбер гаиләләр өчен бу мәшәкатьләр өстәмә чыгымнар белән бәйле. Шуңа «Бердәм Россия» сәяси партиясе тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе аеруча мөһим.
17.08.2026
Арчада «Әни — Әти — Мин» гаиләләр эстафетасы оештырылды
Физкультурачы көненә багышланган бәйрәмнең икенче өлешендә Арчада төрле спорт ярышлары узды. Шуларның берсе — «Әни — Әти — Мин» гаиләләр эстафетасы.Ярышта 20 гаилә катнашты: 12 гаилә малайлар белән, 8 гаилә кызлар белән чыгыш ясады. Катнашучылар җитезлек һәм бердәмлекләрен күрсәтте.
17.08.2026
Наласа мәчетендә балалар өчен дини лагерь узды
Арча районының Наласа авылы мәчетендә алты көнлек дини рухи тәрбия курслары оештырылды. Анда Наласа, Арча һәм Казаннан килгән 35 бала катнашты. Балалар дини белем алды, әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәнде, спорт һәм иҗади чараларда катнашты.
16.08.2026
Урта Аты авыл җирлегендә күчмә утырыш үткәрелде
Урта Аты авыл җирлегендә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырыш үткәрелде.
Утырышта катнашучылар Урта Сәрдәдә башлангыч мәктәп-балалар бакчасында, фельдшер-акушерлык пунктында, клубта, китапханәдә булдылар, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланга обелимпиксны карадылар.
15.08.2026
“Өмет чыганагы“ балаларны тернәкләндерү үзәгендә очрашу узды
Махсус хәрби операция ветераннары сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар белән бер көн үткәрде.
Алар “Өмет чыганагы“ балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр янында булды һәм әтиләре, абыйлары махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән балалар белән аралашты. “Җиңү өчен!“ хәрби-патриотик уен биредә быел икенче тапкыр оештырыла. Узган ел сабыйлар күңелендә матур тәэсир калдырган үзенчәлекле һәм матур очрашуны кабатларга булганнар.
14.08.2026
Яңа Кырлайда матбугат туры узды
Яңа Кырлай – Тукай мирасы белән танышу, гаилә белән ял итү һәм республикада туризм мөмкинлекләрен ачу өчен популяр урыннарның берсе булып тора
Арча районының Яңа Кырлай авылына Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, федераль, төбәк һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, блогерлар һәм фотографлар килде. Кунакларның төп максаты – районда туризм өлкәсенең үсеше белән танышу.
13.08.2026
Урта Сәрдәдә Илсур Шәйхетдинов исеме мәңгеләштерелде
Урта Сәрдәдә Социалистик Хезмәт Герое Илсур Шәйхетдинов хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды, аның истәлегенә көрәш ярышлары узды.
Кайда гына яшәсә дә, кайда гына эшләсә дә, кеше күңелендә аның туган җире аерым урын тота. Ә кайбер шәхесләр туган якны йөрәкләрендә генә саклап калмыйча, аның үсешенә, кешеләр тормышының яхшыруына да үзләреннән зур өлеш кертә. Социалистик Хезмәт Герое, Татарстанның атказанган төзүчесе, якташыбыз Илсур Шәйхетдинов әнә шундый шәхесләрнең берсе булган.
12.08.2026
«Арча читекләре» этно-фестиваленә гаризалар кабул итү башланды
Арча шәһәрендә узачак «Арча читекләре» этно-фестивалендә катнашырга теләүче иҗат коллективларыннан гаризалар кабул ителә башлады, дип хәбәр итә район мәдәният идарәсе.
Фестивальнең төп максаты — онытыла барган борынгы йолаларны һәм гореф-гадәтләрне яңарту, халык җырларын һәм биюләрен киләчәк буыннарга җиткерү, читек чигү осталарын һәм һөнәрчеләрне барлау, күн кәсепчелеген үстерү һәм татар халкының милли аяк киеме — читекне киң җәмәгатьчелеккә таныту.
11.08.2026
Яңа Кенәрдә Илшат Садыйков истәлегенә футбол ярышлары узды
Яңа Кенәр авылында шушы җирлектә туып-үскән Илшат Садыйков истәлегенә футбол турниры узды. Әлеге ярышлар инде өченче ел рәттән оештырыла. Турнирны авылның спортчы егете Фәнис Фәйзрахманов һәм аның гаиләсе үткәрә.
10.08.2026
Арча педагогика көллияте республика спартакиадасында абсолют чемпион булды
Казанның экстрим-паркында Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү оешмалары арасында уздырылган Спартакиадага йомгак ясалды. Арча педагогика көллияте командасы 13 спорт төре буенча гомуми зачетта һәм 6 спорт төре буенча Студентлар лигасында абсолют чемпион исеменә лаек булды.
09.08.2026
Арча районында спорт инфраструктурасы үсеш ала
Физкультурачылар көне уңаеннан Арча районында спорт өлкәсендә башкарылган эшләр турында искә төшерделәр.
Соңгы елларда Арчада спорт белән шөгыльләнү өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килә.
08.08.2026
Агиткультбригада игенчеләр өчен концерт куйды
Арча районында урып-җыю эшләре дәвам итә. Кыр батырларының хезмәтен күтәренке рух белән дәртләндерү максатыннан район Мәдәният йортының агиткультбригадасы басуларга концерт программасы белән чыга. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.
07.08.2026
Татарстанның Электрон Мактау тактасына Арча районының 194 хезмәт алдынгысы кертелде
Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасы эшли башлавы турында без инде хәбәр иткән идек. Анда Арча районыннан 124 предприятие һәм оешмада хезмәт куючы 194 алдынгы хезмәткәрнең исеме кертелде, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте.
06.08.2026
Ныклап төзекләндерелгәннән соң Арча районы мәгариф идарәсе бинасы ачылды
Арчада капиталь төзекләндерелгәннән соң район мәгариф идарәсе бинасын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы мәгариф министры Илсур Һадиуллин, Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, шулай ук район мәктәпләре һәм балалар бакчалары җитәкчеләре катнашты.
05.08.2026
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә багышланган Коръән ашы узды
Яңа Кырлай авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә багышланган республикакүләм Коръән ашы узды. Чараны Арча районында гына түгел, Татарстан күләмендә дә волонтерлык эшчәнлеге белән танылган Илнур Яруллин оештырды.
04.08.2026
Яңа Кырдайда узган ат чабышы нәтиҗәләре
Иртә таңннан, кояш чыгу белән Яңа Кырдайда ат чабышлары башланды. Биредә профессионал спортчылар ярышты. Җайдаклар һәм аларның атлары катлаулы басу юлларыннан 120, 80, 40 километр арага чапты. Җтңү яулау өчен аларга күп тир дә, көч тә түгәргә туры килде. Монда җитезлек кенө түгел, яхшы әзерлек тә зур роль уйнады.
03.08.2026
«Ат көне» ндә узган көрәш җиңүчеләре
"Ат көне"ндә төп мәйданда көрәш буенча ярышлар узды. Мәйданда 2010-2012, 2008-2009 елгы егетләр бил алышты. 2010-2012 елгылар арасында үз үлчәү категорияләрендә беренче урыннарны Арчадан Самир Ахунов, Ильяс Искәндәров, Чиканастан Раяз Минуллин, Ашытбаштан Аяз Фәйзрахманов, Кукмарадан Мәүлит Ибатуллин, Наласадан Алмаз Гыйззәтуллин, Лесхоздан Фәнис Фәсхетдинов, 2008-2009 елгылар арасында Наласадан Әнгам Мөхетдинов, Арчадан Ислам Искәндәров, Яшел Үзәннән Инзил Ильясов яулады.
02.08.2026
Сөтчелек комплексларының нигез ташлары салынды
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән район башлыгы Алмаз Хисаметдинов "Игенче", "Байрак", "Ашыт" хуҗалыкларында яңа төзеләчәк сөтчелек комплексларының нигез ташларын салдылар. "Кишет" хуҗалыгында сөтчелек комплексының икенче чират төзелешен карадылар.
01.08.2026
Арчада «Ат көне» фестивале үтте
Быел ул унберенче тапкыр оештырылды. Унысы Яңа Кырлайда һәм быел беренче тапкыр район үзәгендә. Бик зурдан әзерләнгәннәр. Кешенең чиге юк. Уеннар - катнаш кына, бүләкләр мулдан. Мәйданда көрәш бара, читтә атлар ярыша, аударыш ярышы бара, һәм башкалар. Ике сәхнәдә концерт. Үзешчәннәребез һәм чакырылган артистлар чыгыш ясый.
28.07.2026
Арча районы гаиләсе «Милли киемле Сабантуй – 2026» бәйгесендә призлы өчлеккә керде
Арча районының Түбән Мәтәскә авылыннан Хәсәновлар гаиләсе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы үткәргән «Милли киемле Сабантуй – 2026» республика бәйгесендә өченче урынны яулады.
26.07.2026
Тарихи очрашу: «26» авылы кешеләре кабат берләште
Бөек Ватан сугышына кадәр Сеҗе авылыннан – 8, Яңа Ключище авылыннан 4 километр ераклыкта булган 26нчы кварталда Красный Восток дигән авыл төзелә.
Анда яшәргә килүчеләргә күп өстенлекләр бирелә, кибетләре бай була. Әлеге авылда яшәүчеләр урман кисә, агач материаллары әзерли, аларны Шәмәрдән станциясенә ташый.
23.07.2026
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында Яңа Кенәрдә халык уеннары оештырылды
Яңа Кенәр авылында урнашкан «Җиһангиров» паркында республика проекты «Татарстанда җәй» кысаларында халык бәйрәме узды.
Җирлек барлык яшьтәге кешеләрне үзенә җәлеп итте: урамда чын мәгънәдә җылы, дусларча атмосфера хөкем сөрде
21.07.2026
«Алгарыш» яшьләр үзәгендә «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге балалары өчен иҗади остаханә үткәрелде
"Алгарыш" яшьләр үзәгендә «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен роза чәчәге ясау буенча иҗади остаханә оештырылды. Ачык һавада узган чарада балалар үз куллары белән матур чәчәкләр ясап, иҗат шатлыгын уртаклашты.
19.07.2026
«Буыннар Старты»! Арча районында куркынычсызлык һәм спорт бәйрәме оештырылды
«Буыннар Старты"! Арча районында куркынычсызлык һәм спорт бәйрәме оештырылды. Катнашучыларга чын каршылыклар полосасын үтәргә кирәк иде, анда көч һәм җитезлек кенә түгел, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дә тикшерелде.
16.07.2026
Арчада җәйге «Күрше» фестиваленең тәүге чарасы узды
Казан Су паркы мәйданында узган беренче чара «Әбиемдә кунакта» иҗади проекты белән башланып китте.
Проектны Арча район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Ләйлә һәм Инсаф Мөхәмәтгалиевлар гаиләсе тормышка ашыра. Аның төп максаты – халкыбызның гореф-гадәтләрен, кул эшләре традицияләрен һәм милли мирасын яшь буынга җиткерү.
13.07.2026
Арча укучылары яшь геологларның XII Республика ачык кыр олимпиадасында катнаша
Арча шәһәрендәге 5 нче гимназия укучылары яшь геологларның XII Республика ачык кыр олимпиадасында көч сынаша.
Быелгы олимпиадага Татарстанның 36 командасыннан 303 мәктәп укучысы җыелды. Шулай ук чарада Башкортстан Республикасы һәм Киров өлкәсеннән килгән кунаклар да катнаша.
12.07.2026
«Алгарыш» яшьләр үзәгендә «Казан җөе» остаханәсе узды
«Алгарыш» яшьләр үзәгендә «Казан җөе» дип исемләнгән остаханә үткәрелде. Чара «Татар бизәкле күне 2.0» лабораториясе проекты кысаларында оештырылды.
08.07.2026
Онытылып баручы милли уеннарын искә төшерделәр
Яңа Кенәрдәге Җиһангирлар паркында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Яңа Кенәр балалар иҗат йорты коллективы зур бәйрәм чарасы оештырды.
06.07.2026
Арча районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар башланды
6 июльдә Арча районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан бәйрәм чаралары старт алды. Арча шәһәрендәге «Сабантуй» ресторанында район башлыгы исеменнән күпьеллык гаилә традицияләрен саклаучы парларны хөрмәтләү тантанасы үткәрелде.
04.07.2026
Дуслар җыелган җирдә
"ТатАрчаҖәй-Дуслык" белем бирү лагерын ачу тантанасы булды.
Арча педагогика көллияте базасында урнашкан әлеге лагерьга 2023 елда "нигез салынды". Һәм менә алтынчы смена анда Россия төбәкләрендә яшәүче татар балалары ял итә.
03.07.2026
«Казансу» манежында футзал буенча турнир узды
Чара футбол буенча тренер-укытучы Ренат Насыйбуллин җитәкчелегендә узды, ул балалар өчен уен һәм үсеш өчен шартлар тудыра алды. Бу хакта “Арча” спорт мәктәбе хәбәр итә.
02.07.2026
«Музыкаль тукталыш» Өтнә авылында иҗат сөючеләрне бергә җыйды
Арча район Мәдәният йортының агиткультбригадасы авыл халкы белән очрашуларын дәвам итә. «Музыкаль тукталыш» проекты кысаларында чираттагы концерт программасы бу юлы Өтнә авылында узды.
01.07.2026
"Сөлгеле капка" дусларны җыя
"Хөрмәтле милләттәшләр, җыр-моң сөюче дусларыбыз! Барыгызны да "Сөлгеле капка" V нче ачык фольклор фестиваленә чакырабыз."
Бу хакта Арча мәдәнтят йорты МАХтагы төркемендә язган. Ташкичүдә үтә ул. Төрле районнардан, хәтта ерак төбәкләрдән дә киләләр. Җырлы-биюле матур бәйрәм.Төрле милләт вәкилләре арасында дуслык күпере салучы, борынгы гореф-гадәт, йолаларыбызны барларга һәм үстерергә ярдәм итүче фестиваль.
29.06.2026
Арча районында авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырыш узды
Утырышта катнашучылар җирлеккә кергән авылларда социаль объектларда булдылар, аларның эшчәнлекләре белән таныштылар. Соңыннан утырышның пленар өлеше булды. Анда элек үткән утырышларда бирелгән йөкләмәләрнең үтәлеше һ.б. мәсьәләләр каралды. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов җирлек башлыклары алдына яңа бурычлар куйды
26.06.2026
Аларны Казанда хөрмәтләделәр
Татарстан Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче халыклар гаиләләрен хөрмәтләде. Алар арасында күп балалы гаиләләр, хезмәттә зур казанышларга ирешкән кешеләр һәм озак еллар бергә гомер иткән парлар бар иде.
25.06.2026
95 яшьлек Чөмә-Елгадан Фәрхетдин Галимов Ат көненә барырга җыена
Чөмә-Елга авылында яшәүче Фәрхетдин ага Галимовка 95 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрдәнова аны юбилее белән котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Алмаз Хисаметдиновның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
24.06.2026
Арча белгечләре республика бәйгесендә җиңү яулады
Бүген “Элита“ нәсел предприятиесе базасында мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының республика конкурсында Утар Аты авыл җирлеге белгече Гарәпшин Булат Марат улы икенче урынны алды.
23.06.2026
Арчаның Өлкәннәр йортында тәрбияләнүчеләр «Казан арты» музеенда чыгыш ясады
Арча шәһәренең өлкәннәр һәм картлар йортында тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр "Казан арты" музеенда Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чарада эчтәлекле чыгыш ясадылар. Бу мөһим вакыйга тынычлык һәм ирек өчен көрәштә гомерләрен биргәннәрне искә алу максатында оештырылды.
